Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Әнисе кечкенә кызына этне үтерергә мәҗбүр иткән

***

Липецк өлкәсендә яшәүче хатын балаларына кайнар су кою белән янаган һәм кечкенә кызына, этне үтерү өчен дип, пычак алырга мәҗбүр иткән. Хатынның балаларын мыскыл итүе һәм кимсетүе төшерелгән кадрлар интернет челтәрендә таралды. Хәзер полиция хезмәткәрләре бу хәлне тикшерә. 

Шуны әйтергә кирәк, бу видеоны кызларның әнисе үзе төшергән. Гаиләдә барлыгы 4 бала тәрбияләнә, хәзер алар медицина учреждениесендә.

«Алар белән табиблар һәм психологлар эшли. Әниләре белән – әгәр болай дип әйтеп булса – тикшерү органнары эшли. Аны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә», – дип хәбәр иткән телеграм-каналда төбәк губернаторы Игорь Артамонов.

Вакыйганы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җирле аппараты да тикшерә. Ведомство тиешле инстанцияләргә сораулар җибәргән.

Интертат

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев