Әфганстан сугышы ветераны: «Батырлар» программасының бер өлеше булу минем өчен зур бүләк
1 июльдә Россия Федерациясендә Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.
Без корал тотып, киләчәгебез өчен көрәшкән һәм бүгенге көндә көрәшүче һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Россия аларның Ватанга тугрылыгы, ихтыяр көче һәм соңгы чиккә кадәр көрәшергә әзерлегенә таяна. Безнең хәрбиләр һәм ветераннар – чын каһарманнар. Аларның батырлыгы, кыюлыгы һәм Туган илгә булган чиксез мәхәббәте тирән ихтирам уята. Бу турыда Әфганстандагы сугыш ветераны, «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы иҗтимагый советы әгъзасы, Россия Герое Айнур Сафиуллинның әтисе Альберт Сафиуллин сөйләде.
Бүген Татарстан – бердәм тыл. Ул безнең яклаучыларга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен берләшә.
Хәрбиләр һәм аларның якыннары ышанычлы тылны тойсын, иртәгәгә ышаныч белән карасын өчен барын да эшләү – Татарстанның төп бурычы. Республикада моны һәркем аңлый. 2022 елдан бирле бездә Россиядә иң зур ярдәм программаларының берсе гамәлгә ашырыла, диде Альберт Сафиуллин.
Татарстан хәрбиләр гаиләләренә сүз белән түгел, эш белән ярдәм итә: аларга финанс ярдәме күрсәтелә, льготалар бирелә, дәвалану һәм эшкә урнашу мөмкинлеге тәкъдим ителә. Хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре өчен тормышның барлык мөһим өлкәләрен колачлаган 16 төп ярдәм юнәлеше эшли. Аларның мәсьәләләрен хәл итү өчен «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы эшләп килә.
Республикада махсус операция ветераннары өчен гадәти тормышка кайту никадәр мөһим икәнлеген аңлыйлар. Өйләренә кайткан ветераннарның 80% эшкә урнаштырылган. Күбесенә элеккеге эш урыннарына әйләнеп кайтырга ярдәм ителгән.
Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәрбиләрнең ихтыяҗларын һәм сорауларын аңлау өчен алар белән шәхсән очрашулар үткәрә. Ул махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне үз җаваплылыгына алды. Аның даими игътибары, муниципаль җитәкчеләрдән «рәсми рәвештә түгел, ә кешечә мөнәсәбәттә эш итүләрен» таләп итүе, катлаулы проблемаларны хәл итүдә шәхсән катнашуы – чын ярдәмгә әверелә.
«Мин, Әфганстан сугышын узган кеше буларак, хәрбинең сугыш вакытында гына түгел, сугыштан соң да ярдәмгә мохтаҗ булуын яхшы беләм. Шуңа күрә «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының бер өлеше булу минем өчен зур бүләк. Рөстәм Миңнеханов белән бергә башланган бу программа фронт һәм тыныч тормыш арасында күпер төзи. Аның ярдәмендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар хакимият органнарында, бизнеста һәм социаль өлкәдә җитәкчелек итәргә әзерләнә. Аларның тәҗрибәсе һәм Ватана тугрылыгы республика үсеше өчен бәяләп бетергесез дәрәҗәдә», – дип белдерде Альберт Сафиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев