Фото: ясалма интеллект
...Бер көнне Сафинә әтисе яныннан бәхетеннән балкып кайтып керде дә, кочагыма ташланды. Элекке ирем дә аның артыннан өйгә атлады – бу бик сирәк күренеш. Мин, берәр хәл булганмы әллә дип, куркып калдым. Кызым бик дулкынланып, яңалык белән мактанырга тотынды:
– Әниемочка, әти минем туган көнемә сәяхәт бүләк итә! Без өчәүләшеп Египетка очабыз! Син белгәнсеңдер инде, сюрприз булсын дип, миңа гына әйтми торгансыңдыр!
Әмма бу минем өчен дә яңалык иде. Кызык, «өчәү» дигәне нәрсәне аңлата икән? Әллә Фаил отпускага кызы һәм аерылган хатыны компаниясендә барырга карар иткәнме? Тик аңа күз салу белән, монда сүзнең бөтенләй минем турыда бармавын аңладым. Диңгезгә ул кызыбыз һәм яңа пассиясе Алинә белән очарга җыена. Шушы уй белән бер үк вакытта миндә үпкә һәм ачу кабарды.
– Бернинди дә сәяхәт булмаячак! – дип, кырыс итеп бүлдем кызымның сөенечен.
Ләкин, мине аңламаудан һәм өмете өзелүдән аның күзләренә яшь тулуын күреп, йомшарту өчен: «Кояшым, без бу хакта соңрак сөйләшербез һәм икәүләшеп карар кылырбыз, яме», – дип өстәдем.
Фаилгә ачулы караш ташладым, тик ул үзендә бер тамчы да гаеп сизмичә, карашын читкә алды. Чыгып китәр алдыннан, Сафинәгә күз кысып, мине җайларга вәгъдә бирде. Минем бик тә кәефем кырылды. Нигә Фаил алдан минем белән киңәшләшмәгән? Хәзер ул кызыбыз каршында, аны шатландыручы-үсендерүче яратучы әти, ә мин, димәк, башымда тараканнар белән, кызымның бәхетенә аяк чалучы явыз әни булып чыгам.
Әтисе кызына, әлбәттә, бик шәп бүләк ясаган – Сафинәнең шатлыгы эченә сыймады. Ул кечкенәдән ковер-самолетта кояшлы җылы илләргә бару турында хыяллана иде. Хәзер аңа ун яшь һәм хыялы чынга ашачак. Ә әнисенең моңа бернинди дә катнашы юк! Аның теләкләрен тормышка ашыручы тылсымчы ролендә әтисе! Көнчелегем белән аек акылым арасында бер мәл адашып калдым: мин бит әкиятне чынга әйләндерергә комачауларга җыенам?!
Сафинә атна буе миңа турсаеп йөрде, сөйләшмәде, кичләрен бүлмәсеннән дә чыкмады. Египетка барырга рөхсәт бирмәячәгемә иманы камил иде. Аңа карап минем дә үзәкләрем өзелде. Ул бит минем яшәвемнең бөтен мәгънәсе! Әмма аларның минсез узачак сәяхәтләре турында уйлагач ук, күзләремә минем дә яшь тыгылды. Баламның бер генә туган көнен дә аерым уздырганым юк! Ул көнне без гел бергә идек. Әлегә хәтле. Җитмәсә, аерылышканнан соң әле яралар да төзәлеп бетмәгән... Гаиләбез таркалганга бер ел да юк.
Вакыт узу белән безнең арада әрләшүләр ешайганнан ешая барды һәм без аерылышырга булдык. Мин моны котылгысыз хәл буларак кабул иттем, бергә яшәргә чама калмаган иде. Әмма, нибары биш айдан соң ук Фаил әлеге Алинә белән мөнәсәбәтләр башлаганга, үпкәм кабарды. Инде менә ярты елдан бирле алар бергә, хисләре нык булып чыкты.
Эчемдә мәчеләр тырнаса да, Сафия хакына тынычлык һәм битарафлык сакларга тырыштым. Әти-әнисе аерылышканда һәм яраткан әтисе башка җирдә яши башлап, ял көннәрендә генә килеп йөри торганга әйләнгәч, аңа болай да җиңел булмады. Хәтта кызымның, ничек алар өчәүләшеп «Каенлык» паркында йөргәннәре, Казанга циркка барулары турында сөйләгәндә йөрәгем авыртуына чыдар чама калмаганда да, моны аңа күрсәтмәскә тырыштым. Тик өчәүләшеп Египетка барырга җыенуларын ишетү минем өчен артык җитди сынау булды.
Үземне, иң мөһиме Сафинә бәхетле була, дип ышандырырга тырыштым. Әмма кызымны элекке ирем һәм аның сөяркәсе белән ерак сәяхәткә җибәрергә бөтен дөньям каршы килде.
Башымда төрледән төрле картиналар туды: минем кызым Алинә белән чыркылдаша-чыркылдаша һәм кичерешләрен бүлешә-бүлешә диңгездә коена, идеал гаилә кебек, өчәүләшеп кызымның туган көнен билгели... Көнләшүдән шартларга җитешеп, хисләремне йөгәнләргә көч тапмагач, апага шалтыраттым. Ул кечкенәдән үк зирәк иде, миңа гел кирәкле киңәшләре белән ярдәм итеп яши. Һәм, һәрвакыттагыча, бу мәсьәләгә дә артык пошынмады:
– Сафинәнең әтисе белән туган көнен уздыруда бернинди дә начарлык күрмим. Аңа бу сәяхәтне кайсыгыз оештыруда нинди аерма бар? Иң мөһиме, ул бәхетле һәм аның күптәнге хыялы чынга аша! Әгәр дә синең дә кызыңа шундый бүләк ясыйсың килә икән, кем сиңа комачаулый? Ул Египеттан кайткач, икәүләшеп кая да булса барырга тәкъдим ит. Бу сезгә тагын да якынаергаярдәм итәчәк.
Апа белән сөйләшкәннән соң, көнчелегем һәм усаллыгым каядыр очып юкка чыкты. Фаилгә дә юкка ачуландым инде, ул да кызыбызга бары тик яхшылык тели. Сафинәгә шатлык бирә икән, барсыннар теләсә кая. Аерылышуыбызга карамастан, без бит икебез дә әти-әни булудан туктамадык. Кызының тормышында әтисенең шулай катнашуы бик яхшы бит инде. Ә әнисен аңа барыбер беркем дә алыштыра алмый!
Менә шундый апалы булуым белән бәхетле мин. Җәйге каникул башында Сафинә әтисе белән Египетка барды. Бик күңеле булып, сөенеп кайтты. Ә минем белән Төркиягә бардык. Әле кайтканыбызга ике атна гына. Чынлап та, кызым белән бик якынайдык, сердәшчеләргә әйләндек.
Бу хатымны укып, үзенә кирәкле гыйбрәт, киңәш алучылар булыр дип ышанам. Минем кебек күңеле яралы, аерылган иреннән үч алу өчен баласын кулланучы хатыннар бар гына түгел, күп. Кирәкми, алай эшләмәгез! Беренче чиратта балагызны бик бәхетсез итәсез, икенчедән – үзегез дә андый юл белән бәхетле була алмыйсыз.
Яшел Үзән районының бер матур авылында туып үскән Рәисә булам.
Яшел Үзән районының бер матур авылында туып үскән Рәисә булам
Нет комментариев