Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Җәенең икенче аеннан нинди яңалыклар гамәлгә кертелде?

Белеп тору кирәк!

1. Торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрне күтәрәчәкләр

2025 елның 1 июленнән Россия терри­ториясендә торак-коммуналь хуҗалыкка тарифлар артачак. Төгәлрәге – суга, электр энергиясенә, җылытуга, газга, чүп-чар чыгаруга һәм канализациягә. Уртача бәяләр 11,9%ка күтәреләчәк.

Бәяләрнең иң зур үсеше җылылык өчен булачак, тариф 16,2%ка, ягъни гигакалориясе өчен 3738,37 сумга кадәр артачак. Кайнар су кубометры 312,5 сумга кадәр, ягъни 14,8%ка, ә салкын су 65,77 сумга кадәр (10%ка) кыйммәтләнәчәк. Су агызу – 12,4%ка (кубометры өчен 51,62 сум), чүп-чарны чыгару бер сумга диярлек кыйммәтрәк (квадрат метры өчен 8,43 сум). Газ 71 тиенгә, кубометры 9,71 сумга кадәр җитәчәк.

2. 80 яшьтән өлкәнрәкләр өчен пенсияләр артачак

2025 елның 1 июленнән әлеге датага кадәр 80 яшь тулган өлкәннәр югары пенсия ала башлаячак. Алар өчен иминият өлеше автомат рәвештә яңадан исәпләү узачак, ул икеләтә – 17 815,4 сумга кадәр артачак.
Әгәр пенсионерны карау рәсмиләш­терелгән икән, аңа тагын 1314 сум өстәячәкләр – бу аның турында кайгыртучылар өчен компенсация. Пенсионерның ул туганы яки танышы булырга мөмкин. Тик рәсми рәвештә эшкә урнаштырылмаганлыгы шарт булып тора.
Акчаны автомат рәвештә күче­рәчәкләр, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

3. Мирас алуны гадиләштерәчәкләр

Россиядә махсус хәрби операциядә (МХО) һәлак булган катнашучыларның һәм МХО  барган зонада яшәүче яки анда вакытлыча булган затларның туганнары өчен мираска керү процессын гадиләштергән яңа закон үз көченә керә. Аларның мирасы рәсми документларда үлем турында язма төзелгән көннән ачылачак.
Әгәр дә ул медицина таныклыгын­дагы яки белешмәдәге датадан өч айдан артык аерылса, язуны рәсмиләштергән көн үлем датасы булып саналачак. Шуның аркасында варисларга үлемнең факттагы раслануын көтәргә туры килмәячәк.

4. Косметика һәм бакалеяны маркировкаларга мәҗбүр итәчәкләр

Россия территориясендә товарларның яңа категорияләрен мәҗбүри маркиров­калау турындагы указ үз көченә керәчәк. Махсус цифрлы тамга дезодорантларда, чәч һәм кырыну чараларында, аро­матизаторларда, соусларда, коры ашлар­да, тәмләткеч­ләрдә торырга тиеш.
Маркер товарның җитештерүчедән сатып алучыга кадәр юлны күзәтү өчен кирәк. Аны контрафакт белән көрәшү һәм кулланучыларны яклау өчен кертәләр.

5. Суд өчен документларны онлайн кабул итәчәкләр

Россиядә Административ хокук бо­зулар турындагы эшләргә кагылышлы процессуаль документларны тап­шы­ру буенча яңа тәртип эшли башлаячак. Хәзер зыян күрүчеләр дә, гаепләнүчеләр дә, аларның вәкилләре һәм хакимият органнары да электрон рәвештә шикаятьләр, гаризалар, үтенечләр һәм башка документлар җибәрә алачак.
Моны Дәүләт хезмәтләрендә һәм аларның төбәк сайтларында, Югары суд яки суд департаменты билгеләгән онлайн-сервисларда,  дәүләт органнары һәм Россия Банкы сайтында шәхси кабинетлар аша эшләргә мөмкин, бу очракта эшне караучы органның документларны онлайн кабул итү техник мөмкинлеге булырга тиеш. Шулай ук моның өчен көчәйтелгән квалификацияле электрон имза (УКЭП) кирәк булачак.

6. Социаль банк счетын рәсмиләштерергә рөхсәт итәчәкләр

Социаль ярдәм алучы Россия хал­кы банк вкладын яки счетын рәсми­ләштерә алачак. Бу ташламалы категориядәге гражданнарга үз акчаларын саклап калырга һәм арттырырга ярдәм итәчәк.
Социаль счет шул ук вакытта вклад буларак эшләячәк, аңа  акчаларны алуга даими керү мөмкинлеге булачак. 50 мең сумга кадәр счетларга ай саен Үзәк банкның төп ставкасының яртысы кадәр процентлар күчерәчәкләр. Шул ук вакытта банкның  счет ачу, картага хезмәт күрсәтү һәм күчерүләр өчен комиссия алырга хокукы юк.

7. Россиядән читтә шәхси мәгълүматларны саклауны тыячаклар

Россия Федерациясеннән читтә шәхси мәгълүматларны саклауны тыя торган закон үз көченә керәчәк. Моңа ФИО, те­ле­фон номеры, адрес, паспорт мәгълү­матлары, электрон почта һәм кешене идентификацияләргә мөмкинлек бирә торган язмалар һәм башкалар керә. Ягъни, мондый мәгълүматларны җыючы, эшкәртүче яки саклаучы барлык компанияләр һәм оешмалар моны Россия территориясендә генә эшләргә тиеш булачак.

8. Кредитлар бирү процессын катгыйландырачаклар

Россиядә хәвефле кредитлар бирүне чикләячәк макропруденциаль лимитлар буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керәчәк.
Банкларның лимиты кертеме гомуми сумманың биштән бер өлешеннән кимрәк һәм бурыч йөкләнеше күрсәткече 50%тан артыграк булган ипотека өчен 2%ка тигез булачак. Шулай ук автокредитларга чикләүләр барлыкка киләчәк. Заемчының бурыч йөкләнеше бирүнең гомуми күләменнән 20%тан артмаска тиеш.
Бурыч йөкләнеше югары булганда кредитны хуплау шансларын йә рәсми керемне арттырганда, йә тотрыклы һәм җитәрлек керемле созаемщик яки поручитель җәлеп итү аша арттырырга мөмкин.

9. Цифрлы акча өчен яңа кагыйдәләр

Цифрлы сум валюта буларак керем­нәрне яшерүгә, террорчылыкны финанслауга һәм массакүләм зарар­лану коралын таратуга каршы тору турындагы законның бер өлеше булачак.
Ил криптовалютасына кертелгән Россия банкы һәм башка банклар клиентларның шәхесен тикшерергә, мәгълүматларны яңартуны күзәтергә, шикле операцияләр турында мәгълү­матны Росмониторингка җибәрергә, шулай ук мондый күчерүләрне тукта­тырга һәм кире кагарга тиеш булачак.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев