Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ачык максатларга юллар да ачык

Яшел Үзәннең «Порт» яшьләр үзәгендә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы каршына куелган бурычлар үтәлешенә йомгак ясалды.

Әлеге яңа яшьләр үзәгендә хәзер мөһим вакыйгалар булып кына тора. Чөнки монда мөмкинлекләр күп, уңайлы һәм заманча.

4 августта шушы үзәктә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы иҗтимагый советның утырышы булды. Анда мәртәбәле кунаклар да катнашты. Алар арасында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, Яшьләр эшләре министры вазыйфасын башкаручы Тимур Сөләймәнов бар иде. Бу әһәмиятле очрашуда совет әгъзаларыннан тыш яшүсмерләр клублары һәм яшьләр берлекләре вәкилләре дә актив катнашты.

Катнашучылар башта күп функцияле үзәкне карап чык ты. Биредә хәзер яшьләрне берләштерү, шөгыльләндерү һәм актив ялын оештыру буенча бөтен шартлар тудырылган. Җәй уртасы булуга карамастан, «Порт» мәйданчыклары буш түгел, кемдер аэробика белән шөгыльләнә, кемдер заман техникасын өйрәнә, кемдер тагын ниндидер кызыклы шөгыль тапкан. Гомумән, бу үзәк хәзер яшьләрнең үсеш урынына әверелгән.

Иҗтимагый совет утырышында 2021 елга ми нистр лыкның ачык максатларының үтәлешенә нәтиҗә ясадылар. Алар иҗтимагый совет әгъзалары, экспертлар һәм халык тарафыннан бергә билгеләнгән булган. 2020 елда узган онлайн-тавыш бирүдә 9 меңнән артык татарстанлы катнашкан.

Шуны да аңлатып узарга кирәк, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатлары һәм бурычларын ачык формалаштыру проекты һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле 2018 елдан гамәлгә ашырыла. Нәтиҗәдә, алар эксперт берләшмәләре һәм халык белән бергә (онлайн тавыш бирү аша) министрлыкларның мөһим эш индикаторларын билгеләргә мөмкинлек бирә. Алга таба алар иҗтимагый советларда каралып, онлайн тавыш бирүгә куела. Максатларның һәм бурычларның исемлеге төзелә һәм хакимият органнары үтәлгән эшләр буенча хисап тота.

Проектта Татарстан Республикасының алты министрлыгы катнаша. Агымдагы елда гражданнар тавыш бирү нәтиҗәсендә сайланган 35 өстенлекле максат эшкә алынган.

Яшел Үзәндә узган Яшьләр эшләре министрлыгының иҗтимагый советы утырышында нәкъ менә шундый юл белән билгеләнгән бурычлар үтәлеше җентекләп каралды. Яшьләр эшләре юнәлеше буенча 6 максат һәм бурыч куелган булган. Бу хакта министр вазыйфасын башкаручы Тимур Сөләймәнов сөйләп узды. Аларның берсе – балалар һәм яшьләр ялы. 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәр 221 мең яшь кешене җәлеп итү каралган. Бу балалар һәм яшүсмерләрнең 46 процентын тәшкил итә. Нәтиҗәдә, беренче яртыеллыкта сәламәтләндерүгә һәм ялга 134 меңнән артык кеше җәлеп ителгән.

Яшьләрне вакытлыча эшкә урнаштыру, шулай ук мөһим эшләрнең берсе булган. Әйтик, бу хисап чорында 2535 яшь кешене вакытлыча эшкә урнаштыру мөмкин булган.

Максатлар арасында авыл яшьләре проектларына ярдәм күрсәтү, яшьләр арасында һөнәри компетенцияне арттыру, яшүсмерләр белән эш сыйфатын күтәрү һәм аларга психологик ярдәм дә бар.

Александр Терентьев министрлыклар каршына мондый формада халык белән бергә куелган бурычларның ачык һәм аңлаешлы булуын һәм аларга республика Президентының игътибар бирүен билгеләп узды.

– Максат куелгач республикада бик күп шәһәр чите лагерьлары төзекләндерелде, яңадан торгызылды. Ә бит аларның күбесе эшләүдән туктаган иде. Яшел Үзәндә дә «Чайка» лагеры торгызыла. Ул миңа аеруча якын, чөнки үземнең дә шушы лагерьда ял иткәнем булган иде. Яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе бик үзенчәлекле. Чөнки студент яшьләрнең күбесенең эш табасы килә. Яшьләр эшләре министрлыгының эшләрне дөрес юнәлештә алып баруын билгеләргә кирәк. Дөрес, эшлиселәре дә әле күп.

Утырышта онлайн катнашучылар булып, алар да үз тәкъдимнәрен җиткерде. Әйтик, яшүсмерләр белән эшләүче хезмәткәрләрнең белемен күтәрү һәм башкалар.
«Санлы гигиена» проекты турында республика яшьләр инновациясе һәм профилактика үзәге директоры Анна Синеглазова сөйләп, үз тәкъдимнәрен җиткерде. Бу проект агымдагы елның гыйнварыннан гамәлгә кертелеп, аның кысасында бик күп эшләр башкарылган инде.

Иҗтимагый совет куелган бурычларның үтәлешен контрольдә тотуга әле нокта куймаган. Мондый форматтагы җыелып очрашулар, һичшиксез, нәтиҗәсез узмаячак һәм тагын булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев