«Әби-бабай белән татарча сөйләшергә өйрәнсеннәр дип, балаларны авылга кайтарган идем, кайтсам, әти белән әни русча сөйләшә!»
Барлык телләр дә Аллаһ Тәгаләнеке. Монда ниндидер бер телне кимсетү турында сүз бармый, үзебезнең тел юкка чыга – эш менә нәрсәдә. Һәм без аңа үзебез гаепле.
Барлык галәмнәрне юктан бар итеп тәрбия кылып торучы, атабыз Адәмне һәм анабыз Һаваны яралтып, Җир йөзенә аларның балаларын таратучы, безне Ислам динендә кылып, миллионлаган кешеләр арасыннан мөселман кылучы, һидәят бирүче, Коръәнле итүче, Пәйгамбәрле итүче Аллаһ Раббыбызга чын күңелләребездән әйткән хәмед-сәнәләребез, мактауларыбыз булып торса иде.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәт салляЛлаһу галәйһи үә сәлләмгә күңелләребез түреннән чыккан салаватларыбыз һәм сәламнәребез ирешеп торса иде. Аллаһ Сүбхәнәһү үә Тәгалә һәрбарчаларыбызга ишеткән-тыңлаган-укыган вәгазьләребезне, алган гыйлемнәребезне дөньялыгыбызда кулланып, файдалы, изге гамәлләр кылып яшәргә насыйп итсә иде, Ислам диненә куәт бирсә иде.
Белгәнебезчә, Аллаһ Раббыбыз Коръәндә без кешеләргә төрлечә эндәшә. “Кәферләр” дип аерып, нибары бер генә тапкыр дәшә, ә “әй, иман китергәннәр” дип, мөэмин-мөселманнарга 89 тапкыр мөрәҗәгать итә. “Хуҗурәт” сурәсендә исә, Раббыбыз безне мөэмин-мөселманнарга, кәфергә аермыйча, һәркайсыбызга эндәшеп: “Әй, кешеләр”, – ди. “Без сезне ир белән хатыннан бар иттек, халык кылдык”, – ди. Ягъни, атабыз Адәм белән Анабыз Һава Җәннәттән Җиргә төшерелгәннән соң бергә яши башлап, балалар тудыралар. Дөньяның кайсы җирендә генә, нинди генә милләт яшәмәсен – барысы да атабыз Адәм һәм анабыз Һаваның балалары. Аллаһ Тәгалә “Без яралттык” дип, олылап әйтә. Игътибар итсәгез, кайвакыт, ниндидер зур эш турында сүз барса, без дә шулай әйтәбез. Берәр кеше йомыш белән килсә, “ярар, карармын” димибез, ә “ярар, карарбыз” яки “ярар, уйларбыз” дибез. Аллаһ Тәгалә Үзен зурлап, олылап “Без” ди, ләкин бу Миңа кемдер булышты дигән сүз түгел. “Без сезне ир белән хатыннан бар иттек, халыклар итеп, гаиләләр, кабиләләр итеп кылдык”, – ди.
Бүгенге вәгазь барыбыз өчен дә бик мөһим. Бу – гадәти булмаган вәгазь. Ул – телебез хакында. Аллаһ Тәгалә шушы халыклар арасыннан безне татарлар итеп, татар милләтеннән яралткан. Татар ул төрки халыклардан килеп чыккан милләт. Дөньяга халык Нух галәйһиссәләмнең өч улыннан – Хам, Сам һәм Яфәстән таралган. Без – төрки халыклар, Яфәстән таралганбыз. Төрки халыклар: төрекләр, казахлар, кыргызлар, төркмәннәр... – телләре безнең телебезгә якын булган халыклар. Әгәр без үз телебезне яхшы белсәк, безгә ул халыкларның барысының да телләре якын. Ләкин бик авырттырган тема, бик авырттырган мәсьәлә бар – хәзер олы буынның түгел, ә урта буынның балалары инде татарча белми. “Татарча белми” дию генә аз, Туган телен белми! Бу күңелгә шундый авыр хәл. Кайберәүләр: “Тел нәрсәгә? Иң мөһиме – мөселман булу”, – диләр. Әйе, без алда караган аятьнең дәвамында Раббыбыз бу хакта да әйтә: “Без сезне халыклар, гаиләләр, кабиләләр итеп яралттык, арагызда иң хәерлегез – иң тәкъва булганнарыгыз”, – ди. Ләкин, җәмәгать, Аллаһ безне яралтканмы татар милләте итеп? Яралткан. Безнең бабаларыбыз моннан мең дә бер йөз ел элек Ислам динен кабул иткәннәр. Без кайчандыр дәүләт кадәр дәүләт тоткан халык. Безнең үзебезнең телебез, үз мәдәниятебез, үзебезгә генә хас киемнәребез бар. Аллаһ Тәгалә шулай төзегән: безнең телебездәге сүзләрнең яртысыннан артыгы Коръән укый торган телдән кергән. Мәсәлән: мәшһүр, мәгълүм, мөгаллим, мәгълүмат, мәдрәсә, мәчет, остаз... Татар телендә гарәп теленнән кергән сүзләр бик күп! Әгәр без үз телебезне яхшы белсәк, безгә гарәп телен өйрәнү дә бик җиңел. Аллаһ Тәгалә шулай төзегән: татар кешесе Коръән укырга тели икән, аңа рус милләтеннән булган мөселманнарга өйрәнергә авыр булган кебек авыр түгел, чөнки рус телендә гарәп телендәге хәрефләр юк һәм аларга телләрен гел бозарга туры килә. Ә безнең хәрефләр, авазлар охшаш, туры килгәннәре бар, мәсәлән, “ә”, “ү” хәрефләре. Раббыбыз безгә бу телне ышанып, амәнәт итеп биргән.
“Рум” сурәсенең 22нче аятендә дә тел хакында әйтелә: “Аллаһ Тәгаләнең могҗизаларыннан шундый могҗиза: Ул Җир белән Күкләрне төзеде һәм сезне төрле-төрле телдә итеп, төрле-төрле төстә итеп яралтты”. Ләкин арада берсе дә аерым урын алып тормый, Раббыбыз бер халыкны-милләтне дә икенчесеннән югары күтәрмәгән – барысы да тигез. Ләкин, ни аяныч, хәзер балалар әниләре яки әтиләре янына йөгереп киләләр дә: “Ма-ам, па-ап, можно я выйду на улицу?” – дип сорыйлар. Әнисе дә, әтисе дә чеп-чи татар кешеләре. Монда рус теленә яки башка телгә бернинди тел-теш тидерү, тәнкыйть юк. Рус теле дә бик матур тел, инглиз теле дә, бүтәне дә – барысы да Аллаһ Тәгалә яралткан телләр. Ләкин Аллаһ Тәгалә шушы халыкны – татарларны хөрмәтләгән, бүләкләгән гарәп сүзләренә бай булган тел белән. Һәм шушы милләт балалары үзләренең әтиләре-әниләре янына килеп, аларга чит телдә дәшәләр, үз туган телләрен белмиләр... Исемең ничек дип сорасаң, бала сиңа аптырап карап тора – аңламый. “Исемең ничек?” – дигән гади сорауга җавап бирә белми! Әнисе: “Он немножко не понимает”, – ди. “А как тебя зовут?” – дип сорагач кына, бала исемен әйтә. Әле, әлхәмдүлилләһ, анысы колакка ятышрак була (ә бит мөселманга бөтенләй хас булмаган исемнәр дә кушалар!)
Исеме матур, әмма бала туган телен белми. Бу фаҗига түгелме, җәмәгать?! Ул малайга, кызга – үземнең нәни милләттәшемә, мин русча сөйләргә тиеш булам. Безнең мәчеттә балалар өчен ике атна лагерь эшләде. Арада бер рус малае бар иде, калганнары барысы да татарлар. Шул рус малае аркасында барысын да русча сөйләргә мәҗбүр булмадык, ә татар балаларының татарча аңламаганнарына күрә русча сөйләргә туры килде. Әлбәттә, син бит инде, вакыт үткәреп, аларга телне өйрәтеп утыра алмыйсың, чөнки динне, әхлакны, ислам тарихын өйрәтергә кирәк. Аяныч хәл...
Шәһәрдән кайткан бу балалар безнекеләр алар – безнең киленнәрнеке, безнең улларыбызныкы, кызларыбызныкы. Әтиләре дә безнең авылдан, әниләре дә бездән яки бүтән авылдан – чеп-чи татар авылларыннан. Ләкин дүрт-биш яшьлек балалары татарча белми! Бала русча фикерли, русча сөйләшә һәм шул оныгың үсеп җитеп өйләнсә, кияүгә чыкса, ничек дип әйтәсең син аңа? Үз телеңдә, ата-бабаларың сөйләшкән телдә син аңа теләк тә тели алмыйсың. “Благославляю тебя, сын мой”, – дисеңме? Әгәр үлә калсаң (кайчан үләсең билгесез бит), шул оныгың яныңа килсә, син бит үзеңнең телеңдә аның белән бәхилләшә дә алмыйсың, үз телеңдә аңа нәсыйхәт тә бирә алмыйсың... Бу – фаҗига. Бәлки миңа гына шушылайдыр, бәлки бүтәннәр әлеге хәл өчен борчылмый да торганнардыр…
Бала турында әти-әнисеннән: “Татарча белми мени?” – дип сорагач: “Ул бит аңлый”, – диләр. Хәтта бик карт, сиксәнгә җиткән әбиләр дә оныклары белән татарча сөйләшми. Бер әби янына кечкенә генә кыз йөгереп килде дә нәрсәдер әйтте. Әбисе – чеп-чи татар карчыгы, аңа үзенең туган телендә дәшә алмый: “Чё, кызым, пить что ли хочешь?” – ди. Бу әби үзенең киләчәген ничек күз алдына китерә икән: кемнәр болар? Үзенең әбисен дә, бабасын да, нәселен дә белми торган, туган телендә сөйләшә алмый торган кеше үсә дигән сүз бит! Җәмәгать, әтиләргә, әниләргә, әбиләргә, бабайларга әлеге хәлгә игътибар итәргә кирәк. Әти яки әни кеше баласының татар телен аңлавы турында: “Аңлый бит”, – дип, әле шундый горурлык белән әйтә. Ничек инде, “аңлый”? Эт тә аңлый, таягыңны ыргыттың – йөгереп алып килеп бирә, утыр дисәң, утыра, сөйләшә генә белми, үзе барысын да аңлый. Ләкин син бит малаеңны, кызыңны, оныгыңны “аңлый” дип утырасың. Мин бер сүз дә әйтмәс идем инглиз теле турында сүз барса, берәрсе инглизчә сөйләгәндә, “ул аңлый” дисә, моңа шаталанасың гына. Урыс телен сөйләгән вакытта, “аңлый” дисә, шатланасың, гарәп телен сөйләүләрен “бала аңлый” дисә, шатланасың. Ә үз телеңне “аңлау”нәрсә инде ул? Тукай әйтте бит “Әткәм-әнкәмнең теле” дип, әтиеңнең, әниеңнең теле онытылган – кем син?! Бала аңларга түгел, ә сөйләшергә тиеш.
Репрессия вакытларында, үз көчләре белән баеган хәлле кешеләрне, “кулаклар” дип чит җирләргә сөргәндә, безнең бабаларыбыз диннәрен, телләрен саклар өчен җан-фәрман тырыштылар. Ә телдән биздерү эше бик каты барды, мин үзем дә рус мәктәбендә укыдым. Дөрес, ул үзе татар мәктәбе дип атала иде, ләкин анда татарча бер сүз дә әйттермиләр иде, “татар” дип көләләр, татарча сөйләсәң, “не калякай” дип туктаталар иде. Кайберәүләр: “Мәктәптә урысча укыталар бит, минем балам рус садигына йөри, шунда өйрәнә ул”, – диләр. Бөтенесе – әкият, уйдырма! Милләт язмышы өчен борчылучылар: “Татар теле өчен көрәшик әле”, – дип, Татарстан казые Җәлил хәзрәт янына килгәч, ул:
“Татар теле өчен көрәшергә кирәкми, татар телендә сөйләшергә кирәк”, – дигән. Ә хәзер сөйләшү юк, аралашу юк. Шул репрессия чорында, яшь вакытларында, безнең бабайлар Финляндиягә киттеләр. Хәзер фин татарлары бар, аларның әби-бабалары бит анда тумаган. Ләкин бабайлар үзләре дә, аларның балалары, оныклары да, җирле халыкны хөрмәт итеп, фин телен өйрәнгәннәр. Без дә бит рус телен өйрәндек, әлхәмидүлилләһ, бер татар да рус телен белмим дип әйтә алмас. Хәзер шул фин татарлары безнең Татарстандагы әби-бабайларга караганда татарча яхшырак сөйләшәләр. Бабайларыбыз Япониягә киткәннәр – япон татарлары барлыкка килгән, алар да татарча бик матур сөйләшә, япон телен дә беләләр. Америка татарлары бар, татарча әйбәт сөйләшәләр, иглиз телен дә өйрәнгәннәр. Репрессия вакытында Төркиягә киткәннәр, төрекчә дә, татарча да бик яхшы беләләр. Без исә балаларыбызның туган телләрен белмәүләрен садиктан, мәктәптән күрәбез. Ә бабайларыбызны шул чор вәзгыяте, чит тел ничек сындырмаган соң алайса? Ни өчен без үзебезнең телебезне хөрмәт итә белмибез? “Оясында ни күрсә – очканында шул булыр” диелә татар халык мәкалендә. Берсе: “Татарча өйрәнсен өчен малайны татар садигына бирергә телибез”, – ди. Синең балаңны татар бакчасы тәрбияләргә тиеш түгел. Әти-әни баласын, ике-өч яше тулгач, садикка илтеп бирә, алты-җиде яшендә мәктәпкә бирә дә, аннан бакчаны, мәктәпне гаепләп сөйли, “менә тәрбияләмиләр” ди. Синең балаңны нишләп кеше тәрбияләргә тиеш? Кемгә кирәк синең балаң?
Безнең әти, Аллаһның рәхмәтендә булсын, өйдә русча сүз әйтсәк, аны татарчага тәрҗемә итә иде. Ул: “Рус телен өйрәнмәгез, кирәкми ул”, – димәде, алай дип берәү дә әйтми, рус телен белмичә яшәп тә булмый, аны белергә, өйрәнергә кирәк. Ләкин, өйдә “холодильник” дисәң, әти: “Нәрсә соң ул холодильник?” – дип сорый иде. Төртеп күрсәтәсең. “Бездә холодильник юк”, – ди. Ник юк, менә бит ул дип, тагын төртеп күрсәтәсең, “юк, суыткыч ул” ди. “Морозильник” түгел – туңдыргыч. Сүзе бар бит! Без телебезне үзебез фәкыйрьләндерәбез, үзебез юкка чыгарабыз. Боларны уйласам, минем җаным өшеп китә. Безнең өйләребездә әтисе-әнисе, әбисе-бабасы телендә сөйләшеп үскән улларыбызның, кызларыбызның балалары – оныкларыбыз авылга кунакка кайталар. Алар гел русча сөйләшә, татарча белмиләр! Ә аларның балалары белән нәрсә була? Тел бетте дигән сүз. Куркыныч түгелме?..
Инде “кухня теле” дигәнне ишетергә туры килә. Хәзер кухняда да балалар әбиләре белән русча сөйләшә. Бер әти кеше: “Әбиләре, бабайлары белән татарча сөйләшергә өйрәнсеннәр дип, балаларны җәйге каникулга авылга кайтарган идем, кайтсам, әти белән әни русча сөйләшә – балалар татарча өйрәнмәгәннәр, ә әби белән бабайны русчага өйрәткәннәр”, – ди...
Барлык телләр дә Аллаһ Тәгаләнеке. Монда ниндидер бер телне кимсетү турында сүз бармый, үзебезнең тел юкка чыга – эш менә нәрсәдә. Һәм без аңа үзебез гаепле.
Аллаһ Раббыбыз Сүбханәһү үә Тәгалә һәрбарчаларыбызга да үзебезнең матур, төрки, Коръән теленә бай булган телебезне өйрәнеп, баетып һәм үзебезнең балаларыбыз белән яхшылап, җан тире түгеп, шушы юлда көрәшергә, шушы юлда тырышырга насыйп итсә иде. Чөнки бу – Аллаһ Тәгаләнең безнең өстебезгә йөкләгән амәнәте. Без аңардан качып котыла алмыйбыз, без – татар милләтеннән. Аллаһ Раббыбыз амәнәт итеп бирелгән гомеребезне, амәнәт итеп бирелгән тормышыбызны, телебезне саклап, шул телебездә сөйләшеп, балаларыбызны-оныкларыбызны да үз ана телебездә тәрбияләп, ата-аналарына, үзебезнең дәүләтебезгә, милләтебезгә хөрмәт уятырлык, башкаларны да хөрмәт итәрлек итеп тәрбияләргә һәм тәрбияләнеп яшәргә насыйп итсә иде.
Ильяс Сөләйманов, Яңа Чишмә районы Зирекле авылы имамы.
Татарстан яшьләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев