Абау ! Нәрсә бу!?
Кыз моннан ике атна чамасы элек төнлә көзгедә күзендә хәрәкәтләнә торган җепсел әйбер күрә
Казан клиникасында аны йөргәнгә күрә ала алмыйлар.
4нче поликлиниканың табиб-инфекционисты Зөлфия Хәлилова якынча дирофиляриоз дигән диагноз куя һәм һәм хирургка юллый.
Операцияне Яшел Үзән үзәк хастаханәсе хирургы Андрей Сергеев ясый. Аның сүзләренчә, мондый очрак аның практикасында булмаган, чөнки мондый авыру безнең җирлек өчен хас түгел.
Борчак кадәрле шеш муенда була. Операция 10 минут дәвам итә. Тирене кисеп карыйлар, берни дә юк. Баш сөяген каплап торган апоневрозны кискәннәр һәм 10 см озынлыктагы нечкә җеп сыман паразитны тартып алганнар.
Фаразланганча, гельминт пациентка 2021 елда Анапада ял вакытында эләккән. Аны дирофилярий йоктырган черки тешләгән була. Дирофиляриозны дәвалауның бердәнбер ысулы – хирургия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев