8 март җитә: нинди чәчәк бүләк итәргә ярамый?
Чәчәк чәчәк инде ул диярсез, әмма аны да дөрес итеп сайлый белергә кирәк икән. Берничә киңәшебез сезгә ярдәм итәр дип ышанабыз.
Чәнечкеле роза. Мондый чәчәкне вазага да куярга уңайсыз һәм тизрәк алып атасы килә, кулны каклый. Сез дә андыйны алмагыз.
Кызыл чәчәкләр. Монда сүз хорафат, ышану турында бара. Кызыл чәчәкләр кайнар ызгышка китерә дип тә әйтәләр. Ләкин бу ырым-шырымнарга һәркем дә ышанмый һәм рәхәтләнеп сөйгәненә кып-кызыл, янып торган төстәге чәчәк бүләк итә.
Сары чәчәкләр. Монда инде сүз тавыш чыгу хакында түгел, ә вакытлыча аерылышу һәм хыянәт турында бара. Шуңа күрә сары чәчәкләр алганчы, уйлавыгыз хәерле.
Матур кәгазьләргә төреп куелган чәчәкләргә кызыкмагыз. Бу сатучыларга "әзер букет" бәясен арттырып сатарга һәм искерә башлаганнарыннан котылырга мөмкинлек бирә.
Бер роза чәчәге бирмәгез. Алар кышкы чәчәк булып санала һәм дә яз бәйрәменә берничек тә туры килми. Лалә, мимоза, нәркис, гиацинт, гербер, ирис, хризантема кебекләренә өстенлек бирегез. Тәҗрибәдән курыкмагыз, чөнки розаларның киләсе бәйрәмнәрдә дә алырга мөмкин булачак әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев