Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

7-8 июльдә Чабаксарда «Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2021» округ конкурсының финал этабы узды

Конкурста Татарстан Республикасын Яшел Үзән районы Норлат авылыннан Миңуллиннар гаиләсе тәкъдим итте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча төрле төбәкләрдән килгән 14 гаилә арасында безнең гаилә конкурсның «Ата-ана даны» номинациясендә җиңүче булды.
Наил Рәшит улы һәм Рәисә Рәшит кызы һәм аларның 15 баласы - шатлык, иҗат итү һәм сөенечле көлү еш яңгырап торган бәхетле гаилә.
Алар "Алучы – учларын тутыра, бирүче - йөрәген" шигаре астында яшиләр.

Безнең туган Татарстаныбызда халыкларның ничек дус һәм тату яшәвен катнашучыларның барысы да әлеге күп милләтле тату гаилә мисалында күрделәр. Миңнуллин-Латыйповлар гаиләсенең иҗади чыгышы искиткеч булды һәм тамашачылар залын алкышларга күмде.

Миңнуллиннар гаиләсе Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьевка, ТР Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Әхмәтҗановка, ЯҮМР Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаковка, мәдәният йорты директоры Наил Харуновка, ЗАГС хезмәткәрләре Мәрьям Яковлева һәм Фәния Фазуллинага зур рәхмәт белдерә.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев