Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

6 яшьлек бала өстенә кар төшкән

Идарәче компаниянең баш инженерын административ хокук бозуда гаепләгәннәр.

Лениногорскида биш катлы йорт түбәсеннән кар төшүдән алты яшьлек малай зыян күргән. Бу хакта Татарстан Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге хәл бер ай чамасы элек, 29 гыйнвар кичендә Шашин урамындагы 31 нче йортта булган. Баланы ашыгыч рәвештә Лениногорск үзәк район хастаханәсенә озаталар, шуннан соң мәгълүматны прокуратурага һәм ТР торак инспекциясенә тапшыралар. Прокуратура материалларны караганнан соң, идарәче компаниянең баш инженерын административ хокук бозуда гаепле дип танып, дүрт мең сум күләмендә штраф билгеләгән.
 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев