Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

6 декабрьдән 26 декабрьгә кадәр ЮХИДИ, МЧС, ГИМС, аучылык хезмәткәрләре катнашында «Кар чанасы-2021» уртак операциясе үткәрелә

Кар чанасы белән идарә итү өчен А1 категорияле таныклык булырга тиеш. Кышкы техниканы тикшерү аварияләрне кисәтүгә дә, шулай ук гамәлдәге хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм моточараларны эксплуатацияләү техникасы турында гражданнарга хәбәр итүгә дә юнәлдерелгән.

«Кар чанасы-2021» профилактик операциясе барышында иң беренче чиратта моточараларны теркәү кагыйдәләрен үтәүгә, техник караулар үткәрүгә, номер агрегатларының теркәлү мәгълүматларына туры килүенә, АІ категориясендәге техника белән идарә итү хокукына таныклыкның булу-булмауга игътибар биреләчәк.

Билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән кар чаналары хуҗаларына, шулай ук Дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә мәҗбүри рәвештә теркәлергә тиешле башка транспорт чаралары хуҗаларына, РФ КоАП 19.22 статьясы нигезендә, «барлык төрдәге транспорт чараларын, механизмнарны һәм җайланмаларны теркәү кагыйдәләрен бозу»ның 19.22 маддәсе нигезендә, административ штраф салу яный:

  • гражданнарга - 1500 сумнан 2000 сумга кадәр;
  • вазыйфаи затларга – 2000 сумнан 3500 сумга кадәр;
  • юридик затларга – 5000 сумнан 10000 сумга кадәр.


Исерек хәлдә техника белән идарә итү фактлары ачыкланганда, машина йөртүче барлык төр автотранспорт чаралары һәм үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев