5нче гимназиядә нинди хилафлыклар тапканнар
Яшел Үзән районы башлыгы карамагындагы хезмәтне саклау буенча координацион советының чираттагы утырышы узды.
Белгечләр татар гимназиясендә хезмәткәрләрнең һәм укучыларның иминлеген саклау, хезмәт шартларының үтәлү-үтәлмәвен тикшерделәр.
Рейд вакытында комиссия шактый хилафлыклар тапты. Уку йорты җитәкчелегенә хезмәт турында закон таләпләренә туры килмәгән участокларга игътибар итәргә һәм вакытында юкка чыгарырга тәкъдим ителде. Моннан кала гимназиядә янгын чыгуга каршы чаралар күрүне һәм уку кабинетларындагы куркынычсызлыкны көчәйтергә кирәк, дип хәбәр итә ЯҮМР советының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев