Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

58 яшьлек ир-атның сулыш юлларында теш коронкасы табылган

Татарстанның РКБ табиблары 58 яшьлек ир-атның бронхларыннан теш коронкасын алган.

Пациент, йоклаган вакытта, үзе дә сизмәстән, протезы сулыш юлына керә. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әлеге хәлдән соң күпмедер вакыт узгач, ир-ат какырыклы йөткерүдән зарлана башлый. Шуннан соң ул яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итә.

Күкрәк читлеге органнарына компьютер томографиясе үткәрелә. Бронхларда теш коронкасы табыла. Ир-атны РКБның 1нче торакаль хирургия бүлегенә госпитализациялиләр.

Торакаль хирурглар, бронхолог һәм анестезиолог-реаниматологтан торган докторлар командасы, гомуми анестезия астында, эндоскоп ярдәмендә чит матдәне ала. Ир-ат берничә көннән өенә чыга.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев