5 яшьлек бала машинадан егылып төшеп калган һәм тәгәрмәч астына кергән
Кичә Кукмара районының Асан-Елга авылында бара торган машинадан 5 яшьлек бала егылып төшеп калган һәм тәгәрмәч астына кереп киткән.
Бала иминлек каешы белән эләктерелмәгән булган. Бу турыда Кукмара районы буенча ЮИХИДИ бүлеге хәбәр итте.
Авария көндезге өчләр тирәсендә була. «Киа» машинасы белән 33 яшьлек хатын идарә итә. 5 яшьлек бала арткы утыргычта утыра. Шул чакта сабый машинадан егылып төшә һәм тәгәрмәч астына керә.
Сабый имгәнгән, аны Кукмара хастаханәсенә илткәннәр, аннары Казанга Республика клиник хастаханәсенә күчергәннәр.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/tatarstan-avylynda-bara-torgan-masinadan-bala-egylyp-toskan-ham-tagarmac-astyna-kergan-5853544
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев