5 кагыйдәне бозсаң, штраф салынырга мөмкин
Законнарда тыюлар шактый. Күбебез закон бозмыйбыз дип уйласа да, бу бик үк дөреслеккә туры килми.
Мәсәлән, автомобильдә йөргәндә тизлекне арттырабыз, яисә тиешле булмаган урында юлны аркылы чыгабыз һәм башкалар. Контроль булмау сәбәп ле, боларга игътибар итүче юк.
Чүп-чар ташлау
Чүп-чар, нигездә, махсус контейнерларга ыргытыла. Тик төзелеш чүп-чарын һәм техниканы анда ташларга ярамаганлыгын күпләр башларына да китереп карамый. Эш шунда ки, чүп бакларына 0,75 кубометрдан артык күләмдә чүп-чар ташлау тыела. Күләмле әйберләрне җыя торган махсус оешмалар бар, шуларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Контейнерларга көнкүреш калдык ларын гына ташларга мөмкин. Төзелеш чүп-чары, мебель, суыткыч кебекләр өчен, РФ КоАПның 8.1нче маддәсе буенча административ җаваплылык каралган. Гражданнарга – 2000 сумга, ә юридик затларга 100 мең сумга кадәр штраф салына.
Фейерверк очырсаң
Бәйрәмнәрдә без еш кына пиротехника кулланырга яратабыз. Әгәр барысы да дөрес эшләнсә, закон бозылмый. Шуңа да, аның кагыйдәләре бар. Аларны балконда, түбәдә һәм лоджийларда кулланырга ярамый. Шулай ук, шартлаткыч һәм янгын куркынычы булган объектлар, тимер юл, газүткәргечләр, электр линияләре янында пиротехника куллану тыела. Аның өчен 1500 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Кагыйдә буларак, Яңа ел төнендә беркетмәләр саны уннарча тапкыр арта һәм кешеләр мондый штрафларга гаҗәпләнеп карый. Төнлә фейерверклар очыру, шулай ук, СанПин бозу булып тора. Чөнки мондый очракта тавыш режимы да бозыла.
Этләрне урамда йөртү
Ишегалдында 10-12 яшьлек бала эт ияртеп йөртсә, беренче карашка, бу гаҗәпләнерлек түгел. Әмма, закон буенча ул кагыйдә бозу булып тора икән. 14 яшькә кадәрге балаларга этләрне урамда йөртү тыела. Кагыйдә бозган өчен штраф янарга мөмкин. Аның күләме төбәкләрдә аерылып тора, әмма ул, уртача алганда, физик затларга 1дән 2 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Автомобиль двигателен җылытырга булсаң
Кайберәүләр машинасын урыннан кузгатканчы, двигателен җылытырга ярата. Бу, бигрәк тә, елның салкын вакытында актуаль. Әмма юл йөрү кагыйдәләренең 17.2нче пунктына ярашлы рәвештә, торак зонада автомобильләргә двигателен кабызып торырга ярамый. Аны бозган өчен РФ КоАПның 12.19нчы маддәсе буенча җаваплылык каралган. Зур шәһәрләр ишегалларында рейдлар еш оештырыла. Шуңа күрә автомобилеңдә двигательне җылытып утырган өчен штраф та салып куярга мөмкиннәр.
Машинаны ишегалдында юарга ярамый
Йорт ишегалларында автомобиль юуның тыелуы турында күпләр белә, ә менә дачаңда юган өчен штраф салынуын, мөгаен, белүчеләр аздыр. Эш шунда ки, машина юа торган әйберләр әйләнә-тирә мохиткә зыян китерергә мөмкин. Бигрәк тә урман-парк зонасында, сулыклар янында автомобиль юу тыела. Шул рәвешле, әгәр автомобильне дачада юарга уйласагыз, бу хокук саклау органнарына мәгълүм булса, штраф салынырга мөмкин. Ә штраф түләү күңелле эш түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев