5 февральгә һава торышы: салкын һәм көчле җил
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына буенча, төнлә һәм иртән, 5 февраль көнне, республика территориясендә урыны белән буран, күз күреме начараю, тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәрлек көчле җил көтелә. Көндез бозлавык булырга мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартлары начарланганда торак пунктлардан читкә чыгудан тыелырга куша. Автомобиль йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә дә игътибарлы булырга кирәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев