45 ел төп йортта яшәүче килен: «Әнине усал дигәннәр иде»
– Безнең әни – эш белән чыныккан кеше. Тормышның ачысын да, төчесен дә күргән кеше. Әмма бер дә зарланмады. Әле дә шулай. Йөз яшендә дә акыллы, мәгънәле ул. Өч малайдан 11 онык бар безнең. Барысы да әби дип өзелеп тора.
Кукмара районының Березняк авылында гомер итүче Зәйнәгиевлар гаиләсен күпләргә үрнәк итәрлек. Төп йортта килен белән каенана 45 елга якын тату гомер итәләр. Күптән түгел әниләре Фәһимә апага 100 яшь тулган.
Әбекәйгә Аллаһы Тәгалә озын гомер янәшәсендә зиһенне дә, акылны да, сәламәтлекне дә өеп биргән. Шушы яшендә дә үз-үзен йөртә, өстәл янына утырып ашый, мунчага да үзе кереп юына икән.
– Безнең буын эшләп үсте инде, кызым, – ди әбекәй. – 11 яшьтән колхозда чүп утадым. 16 яшем тулгач, безне вербовать итеп, Бурят-Монголиягә җибәрделәр. Әни, ике абый, мин, энем юлга чыктык. Товар вагоннарында тимер мич ягып, 19 көн юлда булдык.
Шулай итеп 6 ел вакыт уза. Нинди генә эш эләкми Фәһимәгә. Ат җигеп, сукага да чыга, трактор йөртергә дә өйрәнә. Кайтыр вакытлары җиткәч тә, колхоз рәисенең аларны кире җибәрәсе дә килми. Татар кызларыннан башка ничек эшемне алып барыйм, ди ул. Кызлар чаярак булып чыга. Зуррак җитәкчеләр янына барып, барыбер кайтырга рөхсәт алалар.
– Кайтып, бер ел узгач, Зәкигә кияүгә чыктым. Каенанам башка чыгарга дигәч, бер иске йорт таптык. Ирем белән өй салырга тотындык. Биемем биргән сыер бар иде. Бик файдасы тиде шул малканыйң. Ат урынына да җиктек, ашатып-эчертеп тә торды. Тик йорт салырга акча кирәк иде. Ирем, яхшырак эш эзләп, читкә чыгып китте. Ул акча җибәреп торды, мин йорт күтәрә башладым. Тырыш булдык, шуңа әйбәт яшәдек, – ди әбекәй.
Бервакыт күршесе йон бияләй сорап керә. Аны кызганып, иренең соңгы бияләен биреп чыгара Фәһимә. Ә Зәкигә икенче көнне урманга барырга кирәк. Төн чыкканчы йон эрләп, бияләй бәйләп, шуны юып, киптерә әбекәй. Бу истәлекне, горурланып, килене Фәния сөйләде.
– Кукмарада үскән кыз идем мин. Укып бетергәч, Березнякка кибетче итеп җибәрделәр. Альберт белән 1980 елда гаилә кордык. Дөрес, башта бераз курыктым. Булачак әти-әнине усал дип сөйлиләр иде. Шөкер, мин әтинең дә, әнинең дә усаллыгын күрмәдем. Бик матур яшәдек. Әтиебез 2003 елда вафат булды. Әни белән күптәннән җан дусларга әйләндек. Мин аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Исән генә булсын, дим. Әле ярый, әни бар, дип сөенәм, – ди килене Фәния апа. – Безнең әни – эш белән чыныккан кеше. Тормышның ачысын да, төчесен дә күргән кеше. Әмма бер дә зарланмады. Әле дә шулай. Йөз яшендә дә акыллы, мәгънәле ул. Өч малайдан 11 онык бар безнең. Барысы да әби дип өзелеп тора. Хәл белергә шалтыратсалар да, иң беренче сүзләре: «Әби ничек?» Шөкер, мине дә бик якын итә. Кайчак кан басымым уйный. Шул вакытта әни янымнан да китми. «Фәния, син миңа бик кирәк», – ди.
Гөлгенә Шиһапова
vatantat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев