Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

45 ел – бер бакчада, чәчәкләрнең булды төрлесе

Халык милләт буламыни, Булмаса тәрбиясе. Тәрбиягә җан өрүче Синдер ул – тәрбияче. ( Ф. Кәримова «Мөгаллимнәргә”)

Тәрбияче .. Тәрбияче хезмәте - авыр һәм фидакарь хезмәт. Бу сүзләргә күпме җылылык, балаларга карата мәхәббәт, наз салынган. Балаларны нык яратканда, аларның һәр сүзен, теләген аңлый алганда гына бу хезмәтне гомерлек һөнәр итеп сайлап буладыр. Бу язмабызның герое нәкъ шундый шәхес – 45 ел буена бары тик бер урында - “Алтын башак” балалар бакчасынада тәрбияче булып эшләгән, үзе дә шушы бакчада тәрбияләнгән Гөлсинә Галим кызы Гарипова турында.

Гөлсинә Галимовна, Сезне Яшел Үзәндә белмәүчеләр сирәк. Чөнки 45 ел эчендә ничәмә-ничә бала, аларның әти-әниләре, дәү әниләре, дәү әтиләре белән эшләгәнсез бит. Шулай да укучыларны үзегез белән таныштырып китегез әле.

Шушы шәһәр кызы мин. Әти-әнием - гади эшчеләр. Әнием Мөслимә Гарифулла кызы Горький заводында гомер буе буяучы, әтием исә ПФМК да калайчы булып эшләделәр. Гаиләдә өч бала - ике малай, бер кыз үстек. Элек балалар бакчалары заводлар карамагында иде. Шулай бервакыт әтине үзебездән ерак түгел генә урнашкан балалар бакчасына түбә ябарга җибәрәләр. Менә шул бакча ошый аңа, тиздән өчебезне дә шушы балалар бакчасына урнаштырып та кайта! Бу 23нче “Алтын башак” балалар бакчасы була. Мин бу бакчага бик яратып йөрдем һәм мәктәпкә дә шушы бакчадан киттем. Мәктәптә яхшы укыдым, чөнки элек тә бу бакчада мәктәптә кирәкле белемне яхшы биргәннәр, тәрбия дә тиешле югарылыкка куелган булган инде. Алга китеп, тагын шуны да әйтәсем килә: ике кызым да шушы балалар бакчасына йөрде.

Мәктәп елларында кем булырга хыялландыгыз?

-Кечкенәдән курчаклар белән уйнап үскән, аларны “тәрбияләгән”, “дәресләр биргән” кыз инде мин. Әлбәттә, педагог булырга хыялландым. Йошкар-Ола педагогия институтының тәрбиячеләр әзерли торган факультетына укырга керәм дип, имтиханнар биреп йөрдем. Әмма, кызганыч, институтка керү өчен нибары бер балл җитмәде. Шулай итеп, кире Яшел Үзәнгә кайтып китәргә туры килде. Быелга булмады, икенче елга тагын укырга кереп карармын, дип үз-үземә сүз бирдем дә үзем йөргән балалар бакчасына эшкә урнаштым. Әлбәттә, мине монда тәрбияче итеп түгел, тәрбияче ярдәмчесе итеп эшкә алдылар. Элегрәк бакча мөдирләре барлык эшкә килгән кешеләрне сынап карау срогы белән шулай эшкә алалар иде. Эшемне яратып башкардым, бер эштән дә куркып тормадым. Нәкъ бер елдан соң ,1976 елда Казан педагогия училищесына (КПУ №1) читтән торып укырга кердем. Шулай итеп, миңа беренче ясле төркеме- иң кечкенә балаларны ышанып тапшырдылар. Шул елда минем хезмәт кенәгәмә “Тәрбияче-шәфкать туташы" дип язып куелды. Әле дә хәтерлим ул беренче тапкыр тәрбияче булып балалар кабул иткән көнемне. Нык курыктым - дөрес сайладыммы мин бу һөнәрне, бу сабыйларга дөрес тәрбия бирә алырмынмы? Шулай акрын гына кереп киттем, укыдым-эшләдем, эшләдем-укыдым. Шулкадәр яратып башкарганмын инде хезмәтемне – икенче әниләре кебек кабул итә башладылар хәтта. Шулай еллар арты еллар үтте. Беренче чыгарылышымны әле дә хәтерлим. 1980 елда 30 баланы мәктәпкә озаттым. Алардан аерыласы авыр булды, чөнки балалар, аларның әти-әниләре белән бер гаилә булып беткән идек инде. Хәзер дә күбесе белән аралашып яшим.

Сез бит тәрбияче генә түгел, шушы бакчада укыту бүлеге мөдире - методист та булып эшләгән кеше?

-1990 еллар башы – милли күтәрелеш, татар теленең дәүләт теле буларак чәчәк аткан чоры. Ул вакытта барлык уку йортларында татар теле укытыла башлады. Шушы чорда бакча мөдире Кайгародова Флюра Михаиловна мине методист итеп үзе янына эшкә алды. 10 ел мин методист булып эшләдем. Тәҗрибә туплаганнан соң, башка балалар бакчаларына тәҗрибә уртаклашырга да, башкаларның эшен карарга да чыга торган идек. Методист театрдагы режиссер кебек. Программалар эшләү, төрле сценарийлар язу, башкаларга үрнәк занятие планнары төзү һәм хезмәттәшләреңне үз артыңнан ияртү - болар методист эшенең бер өлеше генә. Методист барысы өчен дә - баланың бакчага яратып йөрүе, көндәлек режимының файдалы һәм кызыклы булуы, сабыйның физик һәм әхлакый, интеллектуаль үсеше өчен җавап бирә. Авыр , катлаулы хезмәт. Һәм мин, 10 елдан соң, яңадан тәрбияче хезмәтенә - балалар янына кайттым. Миңа күбрәк балалар якын, алар белән аралашу ошый иде.

Гөлсинә Галимовна, Сез инде зур тәҗрибә туплаган тәрбияче, күп кенә яшь тәрбиячеләрнең остазы да. Бүгенге буын тәрбиячесе элеккеге буыннан нәрсәсе белән аерылып тора. Гомумән, аерыламы алар?

-Әллә ни аерма юк та кебек. Сиңа әти-әни үзенең иң кадерле йөрәк җимешен ышанып тапшыра. Кичә дә шул, бүген дә шулай. Син аны илебезгә лаеклы граждан итеп тәрбияләргә тиешсең. Гомумән алганда шулай. Ә тәрбия ысуллары, чаралары хәзерге буын тәрбиячеләренең күбрәк. Шул гына. Элек коллективта бердәмлек көчлерәк иде кебек. Төрле милләт вәкилләре бер гаилә булып эшләдек. Кайгыда да, шатлыкта да бергә булдык. Ә хәзер кеше үзенә бикләнгән кебек. Әмма шуны әйтәсем килә: хәзерге буын тәрбиячеләренә икеләтә авыр. Нәрсәсен яшереп торырга – хәзерге кайбер әти-әниләрне үзләрен яңадан тәрбияләргә кирәк. Кешелек кыйммәтләре арткы планга чыкты.

Сез бүгенге тормышыгыздан канәгатьме? Әгәр дә яшьлеккә кайтып булса, сайлаган һөнәрегезне үзгәртер идегезме?

-Әләбәттә, юк. Үзгәртмәс идем. Бүгенге көндә тормышым - Аллаһка мең шөкер. Үзем сау-сәламәт, гаиләм - нык, тормышым - түгәрәк. Быел ирем Шамиль белән тормыш корганыбызга да 45 ел булды. Иңгә иң куеп тормыш арбасын бергә тартабыз. Шуны әйтергә кирәк, иремдә “Алтын башак” балалар бакчасында унберенче елын эшли. Эшен бик яратып башкара.

Чыннан да, бүгенге көндә Гөлсинә Галимовна тормышына сокланырлык. Чөнки ул - үрнәк хатын, бәхетле әни, оныкларына дәү әни. 45 ел – бер бакчада. Чәчәкләрнең ( ә балалар – тормышыбыз чәчәкләре, дип әйтергә яратабыз) булгандыр төрлесе. Әмма һәр чәчәк үзенә су сибүчегә, үзен тәрбияләүчегә гомере буе рәхмәтле.


Сез салган тәрбия орлыклары үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын дигән теләктә калам. Язмам соңында шуны да өстәргә кирәктер дип саныйм. Ул минем озтазым гына түгел әле, олы кызым Адиләнең яраткан тәрбиячесе дә. Гөлсинә Галимовна мине Әни булырга да өйрәтте. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итмә, иң беренче чиратта Ана буларак үзенең төпле киңәшләрен бирде, тәрбияче буларак Адиләмә зур игътибар итте. Рәхмәт Сезгә, ОСТАЗ!

Гөлназ Ямбушева,
“Алтын башак” балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев