4 яшьлек кызның башы тәрәзәдәге тимер рәшәткә арасына кысылып калган
Әлеге хәл турында коткаручыларга хәбәр иткәннәр.
Уфада 4 яшьлек кыз башы белән тәрәзәдәге рәшәткә арасына кысылып калган.
Сабый Менделеев урамындагы йортның 1нче катындагы тәрәзә рәшәткәсенә кысылган.
Коткаручылар килгәч ачыкланганча, 2 нәни баланы өйдә үзләрен генә калдырып чыгып киткән булганнар.
4 яшьлек кыз тәрәзәдән урамга чыкмакчы була. Башы белән кысылып калгач, ул елый, кычкыра башлый. Тавышка күршеләр килеп җитә. Алар коткаручыларны чакыра, бала туңмасын өчен, төреп куялар.
Коткаручылар махсус кораллар белән рәшәткәне кисә һәм баланы ычкындыра. Аңа медицина ярдәме кирәк булмый. Балаларны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар, диелә хәбәрдә.
Фото: Уфада гражданнарны яклау идарәсе телеграм-каналы, www.bashinform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев