Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

-37° градуска какадәр суыклар - Татарстанның метеорологлары штормлы кисәтү игълан итте

6-11 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-18 градуска түбәнрәк булгачак һәм аномаль-салкын һава торышы көтелә, дип хәбәр итә “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе” ФДБУ.

Идарәдә билгеләп үтүләренчә, моңа бәйле рәвештә шторм кисәтүе игълан ителгән.

6 гыйнварда төнлә һәм иртән көнбатыш районнарда минималь һава температурасы -24°гакадәр җитәчәк.

7-10 гыйнварда республикада төнлә һәм иртән -25..-32°, аязганда -37°гәкадәр, көндез -28°га кадәр көтелә.

11 гыйнварда төнлә һәм иртән -28°гакадәр, аязганда -32°гакадәр, көндез -19°га кадәр.

Җылырак киенегез һәм мөмкин булганча урамда озак вакыт йөрергә тырышмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев