Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

31 май-Россия Федерациясе Эчке эшләр органнарының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләре көне

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр һәм балигъ булмаган хокук бозучылар өчен вакытлыча тоту үзәкләре төзелүгә 86 ел тула.

СССР СНК һәм ВКП(б) үк 1935 елның 31 маендагы «балаларның сукбайлыгын һәм күзәтүсезлеген бетерү турында»гы карары нигезендә Эшче-крестьян милициясенең баш идарәсе структурасында балалар милициясе бүлмәләре оештырыла.

Беренче бөтендөнья сугышы һәм гражданнар сугышы вакыйгалары сукбай һәм караучысыз балалар санының артуына китерә. Милиция аларга ярдәм күрсәтә һәм ятимнәр учреждениеләренә җибәрә. Сугыштан соңгы елларда яшүсмерләрне тәрбияләү һәм комсомол – пионер остазлыгы-кисәтү чараларына басым ясала. Хокук бозуларны профилактикалауга, шәхесне өйрәнүгә күбрәк игътибар бирелә башлый. Балаларның ялын оештыруга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүнең, аларның үз-үзләрен тотышын тикшереп торуның яңа формалары эзләнә.

СССР Югары Советы Президиумының 1977 елның 15 февралендәге Указы белән милициянең балалар бүлмәләре балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциягә, ә 1993 елда Җәмәгать куркынычсызлыгы милициясенең балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү бүлекчәләренә үзгәртелә.

ПДН инспекторларын һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев