3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга өстәмә түләү
Кемнәргә тиеш: Россия территориясендә яшәүче һәм РФ гражданнары булган, балалары 11.05.2004 – 30.06.2017 елларда туган гаиләләргә.
Күпме?
3 яшьтән алып 15 яше тулган һәрбер балага 10 000 сум.
Гаризаны кайчан бирергә?
Гаризалар 2020 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә. Сезнең әле 5 айга якын вакытыгыз бар!
Түләүне ничек алып була?
1. www.gosuslugi.ru. Бердәм дәүләт порталында гариза тапшырырга.
2. «Единовременная выплата на детей от 3-х до 16 лет» хезмәтен ачарга.
3. 3 – 15 яшьлек балалар турында мәгълүмат тутырырга (СНИЛС һәм туу турында таныклыклары кирәк була).
4. Гариза язучының банк реквизитларын күрсәтергә. Аларны интернет-банкта карарга мөмкин.
Гаризаларны, шулай ук, алдан язылып, күп функцияле үзәктә (МФЦ) һәм пенсия фондында да тапшырырга була.
Римма Бабаева, Васильево:
– Мин өч бала әнисе, олы улыма 16 яшь, 9 сыйныфны тәмамлый. Уртанчы кызым быел 1 сыйныфка укырга керәчәк. Төпчеге балалар бакчасына йөри. Шушы гади генә булмаган чорда дәүләт ярдәме, әлбәттә инде, урынлы. Әлеге акча минем ике балама тиеш. Һәм ул миңа кызымны мәктәпкә әзерләү өчен бик тә ярап куячак.
Гариза бирү процедурасы катлаулы түгел. Дәүләт хезмәтләре порталында аерым бер бүлек бар, шуны тутырырга гына кирәк һәм акча күчкәнне көтәсе генә кала. Инде барыбыз да белгәнебезчә, гаризаны 1 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин.
Әлеге түләүне алу өчен баланың теләсә кайсы законлы вәкиле мөрәҗәгать итә ала!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев