Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

3-7 ноябрь көннәрендә Халыкара «Зур этнографик диктант» акциясе узды

Россиядә акция алтынчы тапкыр уздырылды.

Быел диктант онлайн һәм офлайн форматта оештырылды. Татарстанда «Зур этнографик диктант» барлык 45 муниципаль берәмлектә дә булды. Яшел Үзәндә акциядә барлык мәгариф оешмаларының укучылары, укытучылары һәм әти-әниләр онлайн катнашты.

Офлайн форматта үткәрү өчен Яшел Үзәннең 3нче гимназиясе мәйданчык итеп билгеләнде.
Акциядә барлык теләүчеләр катнашты.

Яшел Үзәннән акциягә 1575 кеше кушылды (узган ел 1366 иде).
Онлайн-форматта катнашучылар өчен шунда ук дөрес җавапны белү һәм чыганакларга сылтамалар белән тарихи белешмә алу мөмкинлеге бар иде.

Диктант 30 тест биременнән: барлык катнашучылар өчен бертөрле 20 уртак һәм һәр субъектта яшәүчеләр өчен уникаль 10 сораудан гыйбарәт.

Максималь рәвештә диктант өчен 100 балл алырга була: һәр өлеш өчен 70 һәм 30 балл. Барлык биремнәр 45 минут эчендә үтәлергә тиеш.

Һәр онлайн катнашучы диктант узганнан соң, нәтиҗәләре белән сертификат алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев