28 сентябрь – Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көне
Роспотребнадзорның Яшел Үзән территориаль бүлеге хәбәр итүенчә, 2018 елның 8 аенда хайваннар тешләп медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 15,9 процентка кимегән һәм 342 кешене тәшкил иткән. 3 кешегә кыргый җәнлекләр һөҗүм иткән булган.
Котыру (судан курку, гидрофобия) – үзәк нерв системасын бозган кискен йогышлы авыру. Аны дәвалап булмый, 100 процент үлемгә китерә.
Ул нигездә авыру хайваннар тешләгән җәрәхәт аша йога. Бигрәк тә баш, муен һәм кул бармаклары җәрәхәтләнү куркыныч.
Вирус җәрәхәткә эләгү белән нервлар аша үзәк нерв системасына барып җитә. Инкубация чоры 1 елга кадәр һәм аннан да күбрәк булырга мөмкин. Әгәр дә баш һәм кул бармаклары тешләнсә, инкубация чоры кыскара.
Инфекциянең чыганагы булып кыргый җәнлекләр: төлке, енот кебек этләр, бүре һәм кимерүчеләр тора. Алар йорт хайваннарын да зарарларга мөмкин.
Хайваннар тешләгән кешеләргә тиз арада медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Котыру авыруына каршы прививкалар курсын табиб-хирург яисә табиб-травматолог билгели. Прививкалар саны зыян күрүчене тешләгән хайванның төренә карап 3тән алып 6га кадәр җитәргә мөмкин. Беренче көннән үк ясалган сыйфатлы прививкалар котыру авыруы белән авырып китүдән саклый.
Мәҗбүри вакцинация терлекчелектә, җәнлекләр тотуга бәйле урыннарда эшләүчеләргә ясала. Ә йорт хайваннарына ел саен вакцинация уздырырга кирәк.
Профилактика максатыннан хайваннарны бары тик махсус оешмалардан гына сатып алырга, аларга вакцинация ясатырга, аларны сукбай хайваннар белән аралашуын булдырмаска, хайваннар тешләгән очракта тиз арада медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
Котыру авыруы профилактикасы Роспотребнадзорның даими күзәтчелеге астында тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев