Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

28 октябрьдә 12.00 сәгатьтә Зөя утрау-шәһәрчеге тарих музее залында «Капшап тоемлау дөньясы

Зөя сукырлар мәктәбенең 90 еллыгына» («Мир на ощуп. К 90-летию Свияжской школы слепых») күргәзмәсе ачылачак.

1932-1968 елларда Зөядә республикада сукырлар өчен бердәнбер мәктәп эшли.

📌📌Экспозициядә Зөя интернат-мәктәбе тормышы белән бәйле фотосурәтләр һәм документлар, сукырлар өчен уку әсбаплары һәм китаплар, XIX-XX гасыр тифлопедагогикасының төрле аспектларына багышланган басмалар, шул исәптән Брайль шрифты белән басмалар тәкъдим ителәчәк.

Махсус күргәзмә өчен 3-D рельефлы карта һәм Зөя утравы тавыш портреты булдырылган. Кунаклар интернат-мәктәп укучыларының Зөя шәһәрчеген ничек тойганнарын, аларны нинди тавышлар чолгап алганын күз алдына китерә алачак.

#Татарстан #Культура #Свияжск

Рәсми Яшел Үзән төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев