28 декабрьдән Казаннан Свияжскка электричка хәрәкәтенең расписаниесе үзгәрәчәк
Бу хакта «Содружество» компаниясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“6003нче поездның йөрү тәртибе техник сәбәпләр аркасында үзгәрәчәк", – дип аңлаттылар оешмада.
Казаннан электричка 11.18 сәгатьтә кузгалачак – бу җиде минутка иртәрәк. Поезд гамәлдәге расписание буенча Зөя станциясенә 12.39 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев