27-29 июль көннәрендә Кукмара районында Лубян урман-техник колледжы базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Цифровой лес» дип исемләнгән 5нче республика слеты үткәрелде
“Яшел Үзән урманчылыгы дәүләт коммуналь учреждениясе”нең “Яшел утрау” мәктәп урманчылыгы» (В.В.Карпов исемендәге лицей) командасы, җитәкчеләре Марина Ширяева, республика слетында абсолют җиңүче булды, шулай ук мәктәп урманчылыклары күргәзмәсен оештыруда 1нче урынны, «Урман викторинасы» интеллектуаль уенында 2нче урынны яулады.
Укучыларны - Регина Гыйлемханова, Ләйсән Һидиятуллина, Дилбәр Исламованы, шулай ук Яшел Үзән урманчылыгы белгечләре Елена Козина, Адилә Мәхмүтова, Оксана Горбатенконы җиңүләре белән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев