2025 елның март аеннан кертелгән яңа законнар
Белеп торыгыз!
Кредитлар рәсмиләштерүгә тыю
Гражданнарга үзләренә кредитлар бирүгә тыю билгеләү мөмкинлеге бар. Банклар бу мәгълүматны исәпкә алырга һәм яңа займнар бирүдән баш тартырга тиеш. Тыюны Дәүләт хезмәтләре аша билгеләргә яки бетерергә мөмкин.
Шәхси торак төзелешенә эскроу
Яңа закон нигезендә, шәхси йортларны эскроу-счетлар (банкта төзелә торган йортта фатир сатып алучы һәм төзүче арасында исәп-хисап өчен ачыла торган махсус счет) кулланып төзү процессы, күпфатирлы йортларны өлешләп төзегәндәге кебек үк җайга салачак. Бу шәхси торак төзелеше базарының үтә күренмәлелеген һәм куркынычсызлыгын арттырачак.
Ана капиталына эскроу белән йортлар төзү
Ана капиталы акчаларын эскроу механизмы ярдәмендә шәхси торак йортлар төзү өчен файдаланырга була. Бу счетлар заказ бирүченең акчаларын төзелеш тәмамланганчы сакларга мөмкинлек бирә, килешүнең куркынычсызлыгын тәэмин итә.
Файдаланылмаган ял өчен компенсация
Эш бирүчеләр хезмәткәрләргә эштән киткәндә файдаланылмаган ял итүләрне компенсацияләргә тиеш булачак.
Төзелгәннән соң йортларны теркәү
Биналарны һәм корылмаларны файдалану, алар рәсми теркәлгәннән соң гына мөмкин булачак. Өлешчеләрнең акчасын җәлеп итүче төзүчеләр милек хокукларын теркәү турында гаризаларны электрон рәвештә бирергә тиеш, бу гражданнар өчен процессны гадиләштерәчәк.
Йорт милекчеләренең гомуми җыелышы
Күпфатирлы йортларда читтән торып тавыш бирү өчен ТКХ ГИС системасы яки аның төбәк аналоглары кулланылачак. Җыелышлар һәм аларның нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат Дәүләт хезмәтләре аша милекчеләргә автомат рәвештә җибәрелә, ә хәбәрнамәләр подъездларда белдерү такталарына урнаштырылачак.
Җир кишәрлекләрен үзләштерү
Җир кишәрлекләре милекчеләре аларны сатып алганнан соң ук файдалана башларга тиеш. Әгәр участок әзерлек таләп итә икән, гражданнарга тиешле эшләрне башкару өчен өч ел бирелә.
Гражданнарның дәүләт органнарына мөрәҗәгатьләре
Дәүләт органнарына мөрәҗәгатьләрне Дәүләт хезмәтләре, башка мәгълүмат системалары яки ведомстволарның рәсми сайтлары аша 2025 елның 30 мартыннан бирергә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев