Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2025 елга Казанда күп функцияле арена һәм хайдайвинг үзәге төзеләчәк

Соңгысы Су спорты төрләре сарае һәм «Ак Барс Арена» арасында урнашырга тиеш.

2025 елда Казанда узачак Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына Казанда нинди объектлар төзү планлаштырылуы билгеле булды. Татарстан спорт министрлыгы башлыгы Владимир Леонов белдергәнчә, бу зур күп функцияле арена һәм хайдайвинг үзәге булачак.

«Казанга бүген зур күп функцияле арена кирәк, ул зур спорт чараларыннан тыш, төрле мәдәни чаралар да кабул итә алыр иде. Мондый объектлар Америка, Азиянең зур шәһәрләрендә төзелә һәм файдаланыла. Бу 12-15 мең кешегә исәпләнгән арена булырга мөмкин, ул безгә 2025 елда бассейнны эчкә кертү өчен кирәк булачак. Аннары бу объект шәһәр тарафыннан файдаланыла, тагын бер җәлеп итү ноктасы була ала», - дип ассызыклады министр «Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасында.

Әгәр яңа аренаны төзү өчен урын әле сайланмаган булса, Хайдайвинг үзәге кайда урнашачагы билгеле инде: Су спорты төрләре сарае һәм «Ак Барс Арена»арасында.

"Европа һәм Россия проблемасы шунда ки, аларда ел әйләнәсе хайдайвинг белән шөгыльләнергә мөмкин булган объектлар юк. Без бу бассейнда, хайдайвингтан тыш, синхрон йөзү, суга сикерү һәм су полосы буенча ярышлар һәм тренировкалар үткәрергә мөмкин булыр дип уйлыйбыз. Объект дизайнын без хәзер FINA белән эшли торган һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә шундый проектлар булдыру тәҗрибәсе булган партнер – компания белән эшлибез», - дип өстәде Леонов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев