Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2023 елда йортка газ үткәрү өчен субсидия 100 мең сумга кадәр артачак

Быел Татарстанның льготникларына участок эчендә газ үткәрүгә, газ җиһазлары сатып алуга һәм урнаштыруга субсидия 100 мең сумга кадәр артачак.

Бу рәсми рәвештә агымдагы елның март башында, субсидия күләмен арттыруны законлаштыручы тиешле документ әзер булгач гамәлгә керәчәк.

Ярдәм алуга Бөек Ватан сугышы ветераннары, 18 яшькә кадәрге өч яки аннан да күбрәк балалы гаиләләр, беренче һәм икенче төркем инвалидлар, инвалид баласы булган гаиләләр, җан башына уртача керем 10 мең сумнан да ким булмаган һәм җан башына уртача керем 19 мең сумнан кимрәк булган гаиләләр исәп тота ала.

Исегезгә төшерәбез, субсидия алу өчен, газ үткәрү, җиһаз сатып алу һәм урнаштыру буенча барлык эшләрне башкарганнан соң, яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына гариза җибәрергә кирәк. Шул ук вакытта, субсидия суммасы тотылган чыгымнардан күбрәк була алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев