Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2021 елның октябреннән үз көченә керәчәк законнар

Яңа ай башыннан илебез законнарына да кайбер төзәтмәләр кертелә. Алар төрле өлкәләргә кагылачак. Көз – ул салкыннар һәм авырулар чоры гына түгел, ә илебез законнарына төрле төзәтмәләр кертү вакыты да.

Пособие алучылар
Ай саен бирелә торган пособиеләрне беренче яки икенче баласы туган яки уллыкка алган түбән керемле гаиләләр алачак. Аның өчен «Мир» картасына ия булырга кирәк.

Кертемнәрне иминиятләштерү
Коммерцияле булмаган оешмаларның кертемнәре иминиятләштерелә башлаячак. Аларга кулланучылар кооперативлары, күчемсез милек милекчеләр ширкәтләре, общиналар, дини оешмалар, хәйрия фондлары керә. Бөлгенлеккә төшкәндә алар 1,4 миллион сум компенсация ала алачак.

Бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы
Бюджет оешмалары: гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару үзәкләре, социаль өлкә учреждениеләре, гидрометеорология хезмәте, Роспотребнадзорның гигиена үзәкләре, Росстандартның стандартлаштыру, метрология һәм сынау үзәкләре, инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәкләре һәм башка оешмалар хезмәткәрләренең хезмәт хакы индексацияләнәчәк. Хезмәт хакы дүрт процентка артачак. Аларның күләме һөнәргә һәм кайсы төбәктә яшәүгә бәйле. Шуларга карап өстәмә түләү күләме дә индексацияләнә.

Дәүләт хезмәткәрләренең һәм хәрбиләрнең хезмәт хакы
Дәүләт хезмәткәрләре категориясенә кермәгән хәрбиләрнең, федераль дәүләт органнары хезмәткәрләренең хезмәт хакы өч процентка артачак.

Пенсия
Өстәмә 80 яшь тулган пенсионерларга кагыла һәм ул кешенең туган көненнән соң бер ай узгач автомат рәвештә түләнә.
Ерак Төньяк төбәкләрендә 15 ел эшләүче яки аларга тиңләштерелгән субъектларда 20 ел эшләгән россия леләр район коэффициенты нигезендә түләүләр алачак. Әмма өстәмә акчаны алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.
Кайбер төбәкләрдә өлкәннәр көне уңаеннан түләүләр булачак.

Гражданлык алу
12 октябрьдән гражданлыкны бөтен теләүчеләр ала алачак, әмма бер шарт белән – бармак эзен биргәннән соң гына.
Дәүләт Думасы депутатлары
12 октябрьдән алар үз вазифаларына керешәчәк. Дәүләт Думасына сайлауларда сигез партия узды. Аларның бишесе - партия исемлекләре, калган өчесе бер мандатлы округлар буенча.

Халык санын алу
15 октябрьдән Бөтенроссия халык санын алу башлана. «Госуслуги» сайтында онлайн-форматта исәпкә алу узарга мөмкин. 320 меңгә якын исәпкә алучы фатир саен йөреп чыгачак. Росстат башлангыч нәтиҗәләрен — 2022 елның апрелендә, ә ахыргы нәтиҗәләрне киләсе елның дүртенче кварталында игълан итәчәк.

Һава элемтәсе
5 октябрьдән Дания, Яңа Зеландия, Көнь як Африка республикасы, Перу, Джибутига очышлар мөмкин булачак. Шулай ук россиялеләр ГОА һәм Тенерифеда да була алалар. Япония, Бәһрәйн һәм Үзәк Азия дәүләтләренә рейслар саны артачак.

Мәскәү метросы
15 октябрьдән Мәскәүдә җир асты транспорты өчен Face Pay сис темасы аша түләү мөмкин булачак. Махсус турникетлар түләүченең йөзен карап, таныя чак һәм шунда ук юл өчен акчаны банк картасыннан яки «Тройка» картасыннан алып калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев