Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2020. Республика көнен Яшел Үзән ничек билгели?

30 августта Яшел Үзәндә Республика көненә, ТАССРның 100 еллык юбилеена һәм шәһәребезнең 88 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар:

12:00 – 14:00 – «Ямьле ишегалды – матур шәһәр – гүзәл Татарстан» – йорт яны тирәләрен яшелләндерү буенча муниципаль бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү – күпфатирлы йорт ишегалларында;

13:00 – 16:00 – Спорт программасы – ГТО фестивале, волейбол, ворк-аут, экстрим, шәһәрчекләр – «Авангард» стадио нында;

13:00 – 16:00 – Тамашалы чыгыш лар – судо-, автомодельчеләр, «Дельфин» клубы яхтсменнары, спортның ишкәкле төре буенча ярышлар – шәһәр күлендә;

14:00 – 17:00 – «Безне музыка бәйләде» (Балалар музыка мәктәбе педагоглары һәм укучылары концерты), «Халык караокесы» (иҗат акциясе) – «Ракушка» сәхнәсендә;

14:00 – 17:00 – «Бәйрәм төсләре» – пленэр, мастер-класслар – «Квартет» скверында;

14:00 – 17:00 – «Осталар шәһәре» (мастер-класслар марафоны); «Грамотей!» (библиоакция) – музей каршындагы мәйданда;
15:00 – 19:00 – «Татарстанда чиста булачак» – экологик бәйрәм – Театр мәйданында;

15:00 – 15:40 – «Минем яңа иске йортым» – «Полукамушки» микрорайонындагы фатирлардан ачкычлар тапшыру чарасы – Энгельс урамында;

16:00 – 16:40 – «Шәһәремнең Мактаулы гражданнары» – шәһәрнең Почетлы гражданнары скверында тантаналы чара – Ленин урамында;

17:00 – 17:30 – «Олимпеецларга тигезләшеп» – спорт ярышларында җиңүчеләрне бүләкләү чарасы – «Комсомолец» стадионында;

16:30 – 17:30 – «Ватаныбыз музыкасы» – «Веселые Волгары» вокал төркеме катнашында биюле программа – Театр мәйданында;

17:30 – 21:00 – «Республикама – «Ура!» – ТР һәм ЯҮМР җитәкчелеге чыгышы, бүләкләүләр, шәһәр һәм республиканың иҗат коллективлары концерт программасы – Театр мәйданында;

19:00 – 21:00 – «Республикама – «Ура!» – шәһәр һәм республиканың иҗат коллективлары концерт программасы – «Мирный» бизнес үзәге мәйданында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев