2020 елда Татарстанда беренче бала өчен пособиеләргә 4 миллиард сум акча бүлеп бирәчәкләр
Программа шартлары үзгәрү аркасында мондый түләүләрне алучылар саны 4 тапкырга артыр, дип фаразлана.
Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, бу чарага гаиләнең 70-80% ы эләгәчәк. Яшь гаиләләр, студентлар гаиләләре, бюджетта эшләүчеләр түләүне алачак. Алар өчен 4 тапкырга күбрәк акча бирү планлаштырылган - 4 миллиард сум.
Беренче балага түләү күләме быел 8 мең 896 сум тәшкил итә. Аны керемнәре җан башына 14 мең 34 сумнан артмаган гаиләләр алырга хокуклы.
2020 елның 1 гыйнварыннан мондый пособиеләр балага яшь ярымнан түгел, ә өч яшькә җиткәнче түләнәчәк. Ә түләү каралган гаиләләрнең кереме бер ярымнан ике яшәү минимумына кадәр артачак. 2020 елда түләү күләме 9 мең 373 сум тәшкил итәчәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев