2020 елда Татарстан Республикасында ана капиталын түләүгә 13 млрд сум тоту планлаштырыла
Аналитик мәгълүматларга караганда, быел Татарстанда 40 мең балага ана капиталы бирү күз уңында тотыла.
Быел Татарстанда ана капиталын түләүгә 13 млрд сумга якын акча тотылыр, дип көтелә. Бу хакта РПФның ТР буенча бүлекчәсенең социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Сабирова сөйләде.
"Оператив мәгълүматларга караганда, 2020 елда Татарстанда 40 мең бала туачак, без аларга сертификатлар бирәчәкбез. Федераль бюджеттан 13 млрд сумга якын акча тоту планлаштырыла», - диде спикер.
Ул билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстанга федераль бюджеттан 9 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында, ана капиталы программасын 2026 елга кадәр озайту һәм беренче бала туган гаиләләргә ярдәм итү турында белдергән иде. Үзгәрешләр кертү турындагы законга 1 мартта кул куелды.
2019 елның гыйнварыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Демография» милли проектының өстенлекле бурычларының берсе булып, туучылар санын арттыру тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев