«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» медален сату турында белдерүләрне мошенниклар урнаштыра!
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!
Интернетта «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» медален сату турында белдерүләр барлыкка килә башлады. Моннан тыш, мошенниклар өйләр буенча йөри һәм янәсе, медальләр тапшыру өчен, ИНН, СНИЛС турында мәгълүмат тәлап итә.
- Медаль гражданнарның билгеле бер категориясенә генә тапшырыла. Яшел Үзән районында 1 апрельгә кадәр медальләр белән – сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Ленинград камалышында яшәүчеләр, концлагерь тоткыннары бүләкләнәчәк. Яшел Үзән районының социаль яклау бүлегендә медаль тапшыру өчен кирәкле барлык мәгълүматлар бар. Медальне сатып алу тәкъдиме, шәхси мәгълүматларны җиткерү – караклык, – дип белдерде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзән районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Абдуллина.
Оригиналь медальдә Евгений Халдейның «Рейхстаг өстендә Җиңү байрагы» легендар фотосы сурәтләнгән. Уртада «1941-1945 Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» дигән язу бар. Ул I дәрәҗә Ватан сугышы ордены билгесе сурәтләнгән дәфнә такыя эчендә урнашкан.
Уяу булыгыз, мошенникларның хәйләләренә бирешмәгез, шулай ук туганнарыгыз белән куркынычсызлык чаралары турында профилактик әңгәмә үткәрегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев