19 декабрьдән Татарстанда махсус янгынга каршы режим кертелә
I-III класслы пиротехника эшләнмәләрен (ягъни махсус кибетләрдә сатып алып була торган көнкүреш пиротехникасын) куллану тыелачак.
Салютларны күпфатирлы һәм хосусый йортлардан, автомобиль юлларыннан, торак-коммуналь хуҗалык һәм авыл хуҗалыгы объектларыннан, шулай ук кешеләр күпләп була торган объектлардан 30 метрга якынрак җибәрергә ярамый.
Сәнәгать, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплексы объектлары өчен чикләүләр тагын да катгыйрак: әлеге объектлар чикләреннән бер ярым чакрымнан якынрак пиротехника куллану тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев