15 сентябрьгә һава торышы
Иртәгә җөмһүриятебез территориясендә начар метеорологик күренешләр күзәтеләчәк, төнлә һәм көндез көнбатыш җилнең урыны белән 17 м/с кадәр көчәюе көтелә.
Аязучан болытлы һава. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 7-12 метр тизлектә, көчәйгәндә 17 метрга кадәр җитәчәк, дип фаразлый синоптиклар.
Минималь һава температурасы төнлә +8..+10°.
Көндез максималь һава температурасы +16..+18° булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев