Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

14нче лицей @mbou_litsey_14_zelenodolsk укучылары социаль проектлар төбәк конкурсында 1 урынны алды

21 декабрьдә «TISBIPROJECTLIFE» ТИСБИ Идарәсе Университетыннан социаль проектлау мәктәбе кысаларында төзелгән проектларны яклау узды.

Лицейчыларның проекты темасы "Гоголь урамы - Сквер урам" булды. Проект урамнарны яхшыртуга, эскәмияләрне төзекләндерүгә, язучыларның скульптураларын урнаштыруга юнәлтелгән.

Конкурс берничә турда булды. Финал Казанда узды.
Мөхәммәтшакирова Фәридә, Кузнецов Глеб, Еремин Илья, Галеева Аделина (җитәкчесе Исмәгыйлова Ләйлә Радифовна) составындагы 14нче лицей командасы ТИСБИ социаль проектларны яклау буенча "TISBIPROJECTLIFE" республика конкурсында 1 урынны яуладылар
Балаларны котлыйбыз һәм аларга яңа уңышлы проектлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев