Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

11нче мәктәп укучысы «Минем шәҗәрә» бәйгесендә җиңү яулады

Бүген Татарстан Республикасы архив хезмәтенең 107 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Созвездие-Йолдызлык» театрында архив конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын уздырды.

Бүләкләнүчеләр арасында "Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының аерым предметларын тирәнтен өйрәтүче 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә укучы Әхмәтҗанов Дамир Рөстәм улы да бар. Ул "Минем шәҗәрә" конкурсында 3нче урынны яулады.

Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев