10нчы гимназия укытучысы педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен бүләккә ия булды
Педагогик эшчәнлек нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Бәйгедә җиңүчеләр арасында Россия Федерациясенең барлык субъектлары вәкилләре - Татарстаннан 34 педагог катнашты.
Илебезнең иң яхшы укытучылары арасында 10нчы гимназиянең туган тел укытучысы Миләүшә Лотфулла кызы Нәҗметдинова да бар.
Әлеге абруйлы конкурс "Мәгариф" милли проекты кысаларында үткәрелде һәм талантлы педагогларга ярдәм итү максатыннан оештырылды.
Ярышта 3 елдан да ким булмаган мәктәптә эшли торган укытучылар катнаша алды. Бәяләү критерийлары арасында - укытучыларның методик эшләнмәләре, укучыларның нәтиҗәләре һәм казанышлары, укучыларның төрле категорияләре белән эшләү.
Зеленодольск. Учительская
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев