1 май бәйрәме – бай тарихлы, истәлекле көн
Советлар Союзы таркалганнан соң да әлеге датаны билгеләү дәвам итә. Аның тирәсендә, әлбәттә, элеккеге ажиотаж юк һәм аңардан калган шатлык – өстәмә ял көннәре. 1 Майга багышланган тантаналы парадның соңгысы 1990 елда булды.
Россиядә бу бәйрәмнең тарихы, әлеге датаны дөнья коммунистлары беренче тапкыр билгеләгәннән соң, 1890 елда башлана. Бу Варшавада була. Америка коллегалары үрнәгеннән, полякларның гамәлләреннән илһам алып, россияле эшчеләр дә акрынлап каршы тору акцияләрен башлау турындагы фикергә килә. Пролетариатның беренче массалы демонстрацияләре, бәйрәм сәяси төсмер алгач, 1897 елда күзәтелә.
Хезмәт бәйрәме, хөкүмәт тарафыннан рәсми рәвештә танылганнан соң да, күмәк күңел ачулар әле бик озак формаль булмаган рәвештә уза. Бары тик 1901 елда гына, хөкүмәтнең алышынуын таләп иткән беренче лозунглар күренә. 1912 елга май демонстрацияләрендә катнашкан пролетариат вәкилләренең саны 400 меңгә җитә. Һәм инде 1917 елда, патша хөкүмәтенең юкка чыгуын таләп итеп, урамнар буенча миллионлаган кеше атлый. Нәкъ менә шул елдан россия бәйрәме рәсми рәвешкә керә, ә демонстрация һәм парадлар ачыктан-ачык уздырыла башлый.
Властька большевикларның килүе – 1 Майны бәйрәм итүдә әһәмиятле этап булып тора һәм ул башка төсмерләр ала. Бу көннең статусы да үзгәрә. Аңа, һичшиксез бөтен илебез халкы белән билгеләнергә тиешле, «Советлар Союзындагы иң масштаблы бәйрәм» исеме бирелә. Хәзер бу көн, традиция буенча, пикник белән билгеләнә, ә күп кенә кешеләр өчен ул бакчада эшләү өчен өстәмә мөмкинлек.
Бәйрәмнең кешеләрне башка андый ук масштабларда шатландырмавына карамастан, аның әһәмияте онытылмаган. «Тынычлык! Хезмәт! Май!» кебек атаклы лозунг әле дә котлауларда яңгыравын дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев