Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 июльдән халык өчен коммуналь хезмәтләргә тарифлар артты

Электр бәясе 4,5%ка күтәрелде. Бер ставкалы тарифның кВт/сәг 3,93 сум иде, 1 июльдән —кВт/сәг 4,11 сум тәшкил итә.

Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиесе тарафыннан халыкка җиткерелә торган җылылык энергиясе 4% ка кыйммәтрәк булачак. 1 июльгә кадәр бер гигакалория өчен 1984,45 сум түләгән булсак, 1 июльдән 2063,81 сум була.

Салкын суга «ЗВКС»АҖнән 30 июньгә кадәр тариф куб. м - 21,24 сум, 1 июльдән куб. м - 21,90 сум була, үсеш 3,1% тәшкил итә.

1 июльгә кадәр су белән тәэмин итү тарифының куб. м 20,06 сум тәшкил итсә, 1 июльдән куб.м 20,92 сум була, үсеш 4,3%.

Капиталь ремонтка кертемнең минималь күләме квадрат метрдан 6,11 сумнан 6,38 сумга кадәр арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев