03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 733 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 442се – шәһәрдән, 291е районнан булган.
318 кешене госпитализацияләгәннәр: шәһәрдә – 233, районда – 85.
Медикларны К. Маркс урамында үз муенына үзе кадаган 33 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыртканнар. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.
Тургенев урамында, ире кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 27 яшьлек хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән һәм травматология бүлегенә китерелгән.
Ленин урамында эт тешләгән 84 яшьлек бабай янына чакыру булган. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев