03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1080 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 613е – шәһәрдән, 367се районнан булган. 338 кешене госпитализацияләгәннәр: 263е – шәһәрдән, 75е – районнан.
Васильевоның Ленин урамында корсагына пычак кадалган 59 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.
Северная урамында агуланган 38 яшьлек исерек хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.
Комаров урамындагы ишегалдында адекват булмаган хатын-кыз таш белән суккан 12 яшьлек балага ярдәм күрсәткәннәр. Зыян күрүчене травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев