02 Эчке эшләр бүлегендә 42 җинаять теркәлгән
Шуларның 29ы – шә һәрдә, 13е районда булган. 18 җинаять ачылган,18е – «кайнар эздән».
1 үтерү, 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 һөҗүм итү очрагы,
1 талау, 26 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 6 мошенниклык теркәлгән.
Шәһәрдә үзенең фатирында беркайда да эшләмәгән, хөкем карары әле ябылып бетмәгән, күп санлы пычак җәрәхәтләре белән 35 яшьлек ир мәете табылган. Аның 5 тәүлек буе яткан булуы билгеле. Ачыкланганча, бу кешене спиртлы эчемлек кулланганда бәхәс чыгып, шешәдәше – 37 яшьлек казанлы үтергән.
Пионерская урамыннан баш мие җәрәхәтләнгән 76 яшьлек хатын-кызны хастаханәгә китергәннәр. Ике көннән соң зыян күрүче реанимация бүлегендә җан тәслим кылган.
Яшел Үзәндә шешәдәшләр арасында тагын канлы аңлашу килеп чыккан. Бу юлы, элек хөкемдә булган 45 яшьлек ирнең күкрәгенә 64 яшьлек ир-ат отвертка кадаган. Акча таләп иткән, телевизорын да урлаган.
Татарстан урамындагы йорт яныннан 27 яшьлек ир-атның «ВАЗ-2112» автомобилен урлап алып киткәннәр. Автомобиль ул урыннан 100 метр ераклыкта табылса да, аннан 94500 сумлык аудиоаппаратура урланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев