Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

02 Эчке эшләр бүлегендә 40 җинаять теркәлгән

Шуларның 32се – шәһәрдә, 8е районда булган.

22 җинаять ачылган, 21е – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 2 талау, 16 урлау, 10 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 5 очрак теркәлгән.


Күкрәгенә пычак кадалган Васильевода яшәүче 35 яшьлек ир медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Пычак аның йөрәгенә кадәр үтеп кергән булган. Моны Васильевода яшәүче, элек хөкемдә булган, 50 яшьлек хатын-кыз кылган.
Төзүчеләр проспектында кичке алтылар тирәсендә 23 яшьлек егет 31 яшьлек ирнең 3 мең сум акчасын талап алган.
Ленин урамындагы бер кибеттән, тәрәзәсеннән кереп, әйберләр урлап чыкканнар. Моны 14 һәм 18 яшьлек яшел үзәнлеләр кылганлыгы ачыкланган.
Васильевода яшәүче 33 яшьлек хатын-кызны сайт аша алдаганнар. Нәтиҗәдә, ул банк картасыннан 69 мең сум акчасын мошенникларга күчергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев