Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

02 Эчке эшләр бүлегендә 43 җинаять ачыкланган

Шуларның 34е – шәһәрдә, 8е районда булган. 18 җинаять теркәлгән

16сы – «кайнар эздән». 1 талау, 28 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 4 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 4 очрак теркәлгән.


Королев урамының 4нче йортының 2нче подъезды янында иртәнге дүртләр тирәсендә 37 яшьлек хатын-кызның сумкасы, акчасы һәм телефоны талап алынган. Моның буенча элек хөкемдә булган 35 яшьлек яшел үзәнле шик астына алынган.
54 яшьлек ир-ат хәбәр итүенчә, аның Комаров урамындагы фатирына ачкыч яратып кереп, аннан 2060000 сум акчасы урланган. Моның буенча аның беркайда да эшләмәүче 32 яшьлек улы шик астына алынган.


15 августта «112» телефонына билгесез кеше шалтыратып, Яшел Үзәннең Дальняя урамындагы 17нче мәктәпкә мина куелуы турында хәбәр иткән. Этләр белән тикшерүләр нәтиҗәсендә шартлаткыч әйберләр табылмаган. 50 кешене эвакуацияләргә туры килгән. Террорчылык актын ясау белән янау чының шәхесе ачыклана, тотылмый калмас.
 

Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев