01 21 – 27 мартта янгын сүндерүчеләр 10 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 5се ялган булган. Янгын очраклары теркәлмәгән.
Ялган чакыруларга килгәндә, кайбер артык уяу күршеләр чаң суга башлый. Әйтик, Татарстан урамындагы бер фатирда хуҗабикә ике көн ишеген ачмаганга, күршеләр коткаручылар чакыртып, ишекне ачтырган. Бәхеткә, фатирда беркем булмаган. Хуҗабикә, мөгаен кая дыр кунакка гына киткән булгандыр.
Шулай ук, Гастелло урамында узып баручылар тәрәзә төбендә йөргән баланы күреп, коткаручылар чактырткан. Урынга янгын сүндерү часте автобаскыч белән, полицейскийлар, ашыгыч медицина ярдәме хезмәтләре килеп җиткән. Бәхеткә, монда да бәла чыкмыйча калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев