Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Зур сумкасы кулбаш күтәргесез, сиздерми ул авыр икәнен...

Агымдагы елның икенче яртыеллыгына «Яшел Үзән» газетасына язылу, җәй сезоны булганлыктан, җиңел бармады.

Чөнки, безнең иң төп укучыларыбыз булган авыл халкының, газетага язылу турында уйлау түгел, кашынырга да вакытлары юк – кызу эш өсте. Менә шушы чорда абунәчеләр белән аралашу, кешеләр белән эшли белү сыйфаты буенча сынала да инде почтальоннарыбыз. Газета-журналларга язылучыларның күплеге-азлыгы да алар эшчәнлегеннән тора.
Хәтерләсәгез, «Яшел Үзән районының иң яхшы почтальоны» дигән бәйге игълан иткән идек һәм без һәр почта бүлегендә газетабызга никадәр кеше язылуы нәтиҗәләре буенча өч җиңүчене ачыкладык. Менә алар безнең подписка чорында иң актив эш алып барган почтальоннарыбыз:
I урын – Күгештән Зөмфирә Хәйруллина – «Абсолют лидер» – «Яшел Үзән» газетасына яздыру буенча сыйфатлы хезмәт өчен 4000 сум;
II урын – Акъегеттән Люция Садыйкова – «Подписка лидеры» – «Яшел Үзән»гә язылуда инициатива һәм активлык өчен 3000 сум;
III урын – Татар Танаеннан Фәния Сәфәрова – «Тотрыклы тираж» – «Яшел Үзәнгә» язылу буенча сис темалы эш өчен 2000 сум белән бүләкләнә.
Бәйгебездә җиңүчеләрне котлыйбыз, аларга һәм барлык почталь оннарга да зур рәхмәтләребезне белдерәбез! Эшегезнең авыр булуын һәм тиешенчә бәяләнмәвен без бик яхшы беләбез. Моны халык та аңлый һәм һәрберегезнең исән-имин эшләп йөрүегезне тели, чөнки бик күпләр өчен сез алыштыр гысыз – дөнья белән элемтә дә, аяклары, күзләре дә сез. Киләчәктә дә ярдәмләшеп, бер-беребезне хөрмәт итеп эшләргә һәм яшәргә язсын!
Газета-журналлар, хатлар белән шыплап тулган букчаларыгыз җиңел, юлларыгыз уңай, аралашкан кешеләрегез рәхмәтле булсын, хөрмәтле һәм кадерле почтальоннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев