Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Зур Өтәк авылында мәчет ачылды

Раббыбызга мең-мең шөкер, җәмәгать, Кабул булды безнең теләк һәм ният: Яңа мәчет – каршыбызда, ниһаять, Корган өчен халкыбызга зур рәхмәт. Равил Сәйфетдинов .

Мулла Иле авыл җирлегенә кергән Зур Өтәк авылында күптән көтелгән вакыйга – ничә дистә еллардан соң мәчет ачылды.
Бу районыбызда 48нче иман йорты.


Тарихка күз салыйк әле. Бу хакта Мулла Илендә яшәүче Гөлинә Габделхәева үз истәлекләрендә болай дип яза: «Табигатьнең бик матур урынында, Зөя буенда урнашкан ул Зур Өтәк. Авылның сигез гасыр га якын тарихы бар. 1236 елда бирегә, Шәһри Болгар җимерелгәннән соң, Үтәгән исемле кеше килеп утырган. Авыл атамасы Үтәгән хөрмәтенә кушылган. Җирлек зур базарлары, ярминкәләре белән тирә-якка танылган. Сәүдәгәрлек, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән авыл зураеп шәһәрчеккә әйләнә һәм Городище дип атала башлый. Төрле сугышларны, бәрелешләрне кичерер гә туры килә. 1882 елда Казан губернасы идарәсеннән рөхсәт алып, Зур Өтәк авылында агачтан зур мәчет төзелә. Янында мәдрәсә өчен аерым йорт салына. 1909 елда – 55 ир бала, 35 кызның дини сабак алганнары билгеле. 1939 елда мәчет манарасы кисеп аударыла. Узган гасырның 80-90нчы елларында халыкка дин тоту иреге бирелә. Бик күп авылларда, калаларда яңа мәчетләр төзелә, искеләре яңартыла».
Әйе, Зур Өтәк халкы мәчетле булу турында хыялланып яши. Әмма бу теләкләрен шулай бик тиз арада тормышка ашырырбыз дип, башларына да китермәгәннәрдер, мөгаен.

 2020 елның язында мәхәллә белән киңәшләштек тә, мәчет төзелешенә акча җыя башладык. Авыл халкы, балаларыбыз, оныкларыбыз хәлдән килгәнчә өлеш әрен кертте. Идел аръягының барлык авыл мәчетләре акча бирде. Норлат авылыннан төрле суммада матди ярдәм күрсәткән милләттәшләребез булды. Әйшә авылыннан, эшмәкәрләрнең хәйрия фондыннан булышлык күрсәттеләр. Иң беренче эш итеп, иске мәчетне сүтеп, тирә-юнен чис тарту буенча зур эш башкарылды. Көзен исә, бура алып куелды, фундаменты салынды. 2021 елның июлендә азан әйтеп, төзелеш эшенә керештек. 18 көн дигәндә, 3 августта, тәкъбир әйтеп манара күтәрелде. Бу изге эш искиткеч тизлек белән башкарылды,дип сөйли авылның иң өлкән кешеләренең берсе Розалия апа Хөсәенова.

Норлат авылыннан Фәрит Зыятдинов төзелешне башыннан ахырына кадәр җитәкли.
Техника һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин итә. Хуҗа кеше буларак авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев барысын да җайлап, юнәлеш күрсәтеп тора. Район депутаты Руслан Зәйнетдиновның зур ярдәме өчен өтәклеләр бик тә рәхмәтле. Һәрвакыттагыча мондый изге эштән депутат Ренат Мис тахов та читтә калмый. Горький заводы булышлыгы белән мәчет территориясе бик матур койма белән әйләндереп алына. Акча җыю кебек җаваплы эш Гөлфания Фәттаховага йөкләнә. Уздырылган бер генә өмәдән дә авыл халкы читтә калмый. Һәм нәтиҗәсе сөендерерлек. Бүген авылга иман нуры таратып мәчет балкып утыра, намазга чакырып азан яңгырый, ә аның тавышы һәркемнең күңеленә тынычлык, бәрәкәт, шәфкать өсти.


Ә инде кечкенә генә Зур Өтәк халкының чиксез шатлыгын уртаклашырга, тәбрикләү сүзләрен җиткерергә дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Мәчет ачылу тантанасында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие – Камил хәзрәт Сәмигуллин, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Илнар Хантимеров, ра йонның имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, тирә-күрше авыл имамнары, кайткан кунаклар катнашты. Дини бәйрәм Коръән аятьләре уку белән ачылды. Тәбрикләү һәм вәгазь-нәсыйхәт сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады.


– Хөрмәтле дин кардәшләр, яңа сафка баскан мәчетегездән халык өзелмәсен, рухи-мәгърифәт үзәге булып торсын. Мәчет-мәдрәсәләр чиста чишмә суы кебек. Чөнки кеше чишмә янына килмәсә, тәһарәтләнмәсә, ул чиста була алмый. Иман йортлары күп булып та, анда йөрмәсәк, гыйбадәт кылмасак, берничек тә чиста була алмыйбыз. Мәчетләр гыйлем-тәрбия мәсьәләсендә, яшь буынны тәрбияләүдә зур урын алып тора,диде ул.

Район имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин дога кылып, әлеге мәчет төзелешенә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 Хөрмәтле мөселман дин кардәшләр, Әлһәмдүлилләһи шөкер, бу – тарихи вакыйга, районыбызда 48нче мәчет ишекләрен ачты. Зур сөенеч, җәннәткә сукмагыбыз ачылды. Аллаһның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешүгә бик зур хәзинә бу. Менә ниһаять, бу авылга да нур иңде. Бу халыкның яңа баштан Ислам нурына ирешүе, авылда азан тавыш лары яңгырап, халыкны җәннәткә, гыйбадәткә, саваплы эшләргә чакырып торсын.

Тәбрикләү сүзләрен җиткерүчеләр арасында, шулай ук, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Илнар Хантимеров, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» генераль директоры урынбасары Ленар Хуҗиәхмәтов, мәчетнең проектын булдырган «Акведук» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Асия Гобәйдуллина һәм башкалар бар иде.

Мәчетне төзүдә үз өлешен, хәләл көчен кертүчеләргә район башлыгы Михаил Афанасьевның һәм авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиевның Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Ә мәчет сап-сары бүрәнәдән, җыйнак итеп, зәвык белән ясалган һәм берьюлы 40 кешене сыйдыра ала. Барлык уңайлыклары булган тәһарәт бүлмәсе дә бар. Муллалык вазифасын Камил хәзрәт Зәйнуллин башкарачак. Шулай итеп, Зур Өтәк мәчете ишекләре мөселман дин кардәшләребез өчен ачык, аннан халык өзелмәсен. Һәм шушы изге эштә үзеннән өлеш керткән һәркемгә Аллаһ Тәгалә әҗер-савапларын биреп, дөньяларыбыз тынычланып, барына шөкер итеп яшәргә насыйп итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев